Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләрне каникул көннәрендә аеруча уяу булырга өндиләр

Мәктәп укучылары бер атналык - 26 марттан 3 апрельгә кадәр - каникулларга чыкты. Бу чорда ут бәла-казалары булмасын өчен балаларның әти-әниләренә уяурак булу мөһим. Район мәктәпләренең 2202 укучысы бүген ялда. Аларның күпчелеге, әти-әниләре эшкә киткәч, өйләрендә үзләре генә кала. -Бала кулына алырга ярамаган әйберләрне ераккарак куюың хәерле. Шырпы, тиз янып...

Мәктәп укучылары бер атналык - 26 марттан 3 апрельгә кадәр - каникулларга чыкты. Бу чорда ут бәла-казалары булмасын өчен балаларның әти-әниләренә уяурак булу мөһим.


Район мәктәпләренең 2202 укучысы бүген ялда. Аларның күпчелеге, әти-әниләре эшкә киткәч, өйләрендә үзләре генә кала.

-Бала кулына алырга ярамаган әйберләрне ераккарак куюың хәерле. Шырпы, тиз янып китүчән ацетон, бензин, спирт кебек янучан сыеклыкларны балаларның кулы җитмәслек урында сакларга кирәк, - ди райондагы янгын күзәтчелеге хезмәтенең өлкән инспекторы Андрей Фомин. -Әгәр дә янгын чыга калса, ут турында "01" яки кесә телефоныннан "010" номерына ничек шалтыратырга кирәклеген балага аңлатырга кирәк. Андый-мондый очракта ул полициягә, "Ашыгыч ярдәм"гә дә элемтәгә чыга белсен. Янгын очрагында, күршеләрдән, үтеп баручылардан да ярдәм сорау кирәк.

Янгын сүндерүчеләр әйтүенчә, балалар шаяруы аркасында, бигрәк тә каникуллар чорында районда ут казалары булгалап тора. Уттан саклану өчен олылар үзләре дә янгын куркынычсызлыгы ягыннан ул-кызларына үрнәк булырга тиешләр: балалар - әти-әниләренең көзгесе, дибез.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined белеп торыгыз чирмешәнлеләрне каникул көннәрендә уяу булырга өндиләр