Лашман мәктәбе егетләре һәм Иске Элмәле кызлары – районның иң көчле баскетболчылары
Безнең районда

Лашман мәктәбе егетләре һәм Иске Элмәле кызлары – районның иң көчле баскетболчылары

Лашман мәктәбе командасы өченче ел рәттән “КЭС-БАСКЕТ” район этабында җиңү яулап, үзләренең өстенлеген тагын бер кат исбатлады.

“Чирмешән” универсаль спорт залында сигез мәктәп командасы арасында узган киеренке көрәштә нәкъ менә алар чемпион исеменә лаек булды. Бу җиңү - максатчанлык, тырышлык һәм бердәмлек нәтиҗәсе. Лашман баскетболчылары район данын зона этабында яклаячак.

Чирмешән кадет мәктәп-интернаты укучылары дисциплина һәм команда рухы барысын да хәл итүен исбатлады, алар - икенче. Чирмешән лицее командасының матур  уены бронза китерде.

Кызлар командалары “Чирмешән” универсаль спорт залында һәм Чирмешән лицее спорт залында көч сынашты. Муниципаль этапта алты команда катнашты.

Кызу көрәш нәтиҗәләре буенча Иске Элмәле урта мәктәбе кызлары иң көчле булып танылды, икенче урында - Чирмешән кадет мәктәп-интернаты, Ульяновка урта мәктәбе командасы - өченче.


Нет комментариев