Чирмешәндә “Игелекле Чирмешән” үзәге ачылды
Безнең районда

Чирмешәндә “Игелекле Чирмешән” үзәге ачылды

Районда “Орион” яшьләр үзәге базасында “Игелекле Чирмешән” Игелек үзәге (Добро - Центр “Добрый Черемшан”) ачылды.

Бу вакыйга район тормышында мөһим чара булып, игелекле эшләргә теләк белдерүчеләр өчен яңа мөмкинлекләр ача.

Яңа үзәкне ачу тантанасында район башлыгы Рамил Айбатов һәм “Татарстан Республикасы иреклелек мәгълүмати-ресурс үзәге” башкарма директоры урынбасары, территорияләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Гүзәл Ганиева катнашты.

Бу вакыйга район тормышында мөһим чара булып, игелекле эшләргә теләк белдерүчеләр өчен яңа мөмкинлекләр ача: Кадрия Гамировафотосы

-Волонтерлык эшчәнлегендә безнең район алдынгылар сафында. Безнең волонтерлар махсус хәрби операциягә гуманитар ярдәмен җыюда булышалар, алар өлкәннәргә ярдәм итә, гомумән, барлык чараларда да актив катнашалар. Рәхмәт сезгә, - диде Рамил Тәлгать улы.

Башкаладан килгән кунак райондашларга игелекле эшләрендә уңышлар теләде.

Тантаналы ачылыштан соң, кунаклар волонтерларның эшләре белән таныштылар. Балалар бакчалары, мәктәпләр, махсус хәрби операциягә маскировкалау челтәрләре үрүчеләр, гомумән, төрлечә ярдәм итүче коллективлар мастер-класслар күрсәтте, аларның эшләрен күргәзмәдә дә күрергә мөмкин иде.

Бу үзәк социаль активлык һәм район халкының инициативаларына ярдәм итү өчен заманча мәйданчык булачак: Кадрия Гамирова фотосы

Бу үзәк социаль активлык һәм район халкының инициативаларына ярдәм итү өчен заманча мәйданчык булачак. Үзәкнең төп максаты – район халкын изге гамәлләргә илһамландыру, социаль инициативаларны тормышка ашыру өчен шартлар тудыру, үзара ярдәмчеллек һәм җаваплылык формалаштыру. Ул битараф булмаган кешеләрне, оешмаларны һәм иреклелек (волонтерлык) хәрәкәтләрен социаль әһәмиятле проектлар өстендә бергәләп эшләү һәм районыбызда тормыш сыйфатын яхшырту максатында оештырылды.

Башкаладан килгән кунак райондашларга игелекле эшләрендә уңышлар теләде: Кадрия Гамирова фотосы


Нет комментариев