Белеп торыгыз тег белән яңалыклар
-
Чирмешән районында яшәүчеләр 4G интернеттан лимитсыз файдалана алачаклар
Чирмешән районында МТС абонентлары хәзер өйдә дә, республика яки Россия буенча сәяхәтләргә чыкканда да бернинди лимитсыз һәм санаулы минутлар эчендә смартфонга яки планшетка НD* сыйфатта фильмнар ала яки яраткан җырларын онлайн режимда паузаларсыз һәм тоткарлыкларсыз тыңлый алалар. МТС 4G** тизлекле яңа буын челтәрен бөтен республика буенча "таратты" һәм 4G тизлекле...
-
Бүген Чирмешәндә кайгы митингы үтәчәк
Янгын чыгып, Кемереводагы "Кышкы чия" сәүдә комплексында 64 кеше, шул исәптән балалар һәлак булды. Дистәләп кеше хәбәрсез югалган. Бу хәл чирмешәнлеләрне дә битараф калдырмады, якыннарын югалтканнарның олы хәсрәтен уртаклашабыз, сабырлык телибез, хәтер акцияләренә кушылабыз. Бүген кичке сәгать алтыда Чирмешәндә, Кемеровадагы фаҗига уңаеннан, 1953нче елда Чирмешән мәктәбендәге янгында һәлак булганнар һәйкәле...
-
Кемероводагы янгында зыян күрүчеләргә түләнәчәк пособие күләме билгеле
РФ Хөкүмәте Кемерово шәһәренең «Зимняя вишня» сәүдә-күңел ачу үзәгендәге янгында зыян күргән гражданнарга пособие түләү өчен 76 миллион сум акча бүлеп бирде. РФ Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев имзалаган шул хактагы карар Россия Министрлар Кабинеты сайтында урнаштырылган.//Татар-информ// Документ нигезендә, янгында һәлак булучыларның гаиләләренә - 1 миллион, зыян күрүчеләргә 200-400 мең сум...
-
Чирмешәнлеләрне каникул көннәрендә аеруча уяу булырга өндиләр
Мәктәп укучылары бер атналык - 26 марттан 3 апрельгә кадәр - каникулларга чыкты. Бу чорда ут бәла-казалары булмасын өчен балаларның әти-әниләренә уяурак булу мөһим. Район мәктәпләренең 2202 укучысы бүген ялда. Аларның күпчелеге, әти-әниләре эшкә киткәч, өйләрендә үзләре генә кала. -Бала кулына алырга ярамаган әйберләрне ераккарак куюың хәерле. Шырпы, тиз янып...
-
Татарстанда буран көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының бозылуы хакында кисәтә. Иртәгә, 27 мартта, Татарстанда һава торышының бозылуы көтелә. Бу хакта республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстанда урыны белән буран чыгачак, көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәчәк. zamansulyshy.ru, Марат Гомәров...
-
Медведев социаль пенсияләрне индексацияләү турында карар имзалады
Индексация дүрт миллионлап пенсионерга юлланачак. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев 1 апрельдән социаль пенсияләрне индексацияләү турында карар имзалады. Бу хакта RT Россия Хөкүмәте матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә. Индексация коэффициенты 1,029ны тәшкил итә. Индексация дүрт миллионлап пенсионерга кагылачак. Шуларның 3,1 млны социаль пенсия ала. Алдан "Татар-информ" социаль пенсияләрне индексацияләүгә бюджеттан...
-
Алинә Заһитова Миланда узган Дөнья чемпионатында икенче урын алды
Россиянең фигуралы шуучысы Алинә Заһитова Миланда Дөнья чемпионатында кыска программада икенче урын алды, дип яза ТАСС. Олимпия чемпионкасын италияле Каролина Костнер узды. Өченче урынга Япония фигуралы шуучысы Сатоко Мияхара чыкты. Россиялеләр Мария Сотскова белән Станислава Константинова 5нче һәм 16нчы урынны билиләр. Алинә Заһитовага 15 яшь, зурлар фигуралы шууында беренче сезонын...
-
Россия Президентын сайлауда беренче нәтиҗәләр сәгать өчтә билгеле булачак
Сайлау комиссияләре хезмәткәрләре сайлауларда катнашучыларның гомуми санын тәгаенли һәм сайлау бюллетеньнәрен саный. (Казан, 18 март, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова) Татарстанда Россия Президенты сайлауларына тавыш бирү тәмамланды. 18 мартта иртәнге 8дә ачылган сайлау участоклары кичке сәгать 20.00дә үз ишекләрен япты. Беренче нәтиҗәләр 19 мартта сәгать 3.00 билгеле булачак. Бу хакта Татарстан Үзәк...
-
Сайлауларда халык республиканың бердәмлеген күрсәтте - Анатолий Фомин
Халыкның сайлау участокларыннан өзелмәве куандырды, ди Татарстан Җәмәгать палатасы рәисе. (Казан, 18 март, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова) Россия һәм Татарстан Җәмәгать палатасы вәкилләре сайлаулар артыннан күзәтеп бара. Халык сайлау участокларына килеп, республиканың бердәмлеген күрсәтте. Бу хакта Татарстан Җәмәгать палатасы рәисе Анатолий Фомин хәбәр итте. Анатолий Фомин сүзләренчә, бүгенге сайлауларда Татарстан Җәмәгать...
-
Татарстан тавыш бирү күрсәткече буенча Россиянең Европа өлешендә беренче бара
Россия буенча гомумән караганда, 12 сәгатькә илдә тавыш бирүчеләр күрсәткече 34,72 процентка тиң. (Казан, 18 март, "Татар-информ"). Россиянең Европа өлешендәге төбәкләр арасында бүген көндезге сәгать 12гә тавыш бирүчеләр күрсәткече буенча Татарстан алда бара. Республиканың күрсәткече 38,47 процентны тәшкил итә, дип яза РИА Новости. 2012 елдагы сайлауларда Татарстанның күрсәткече шул ук...
-
Шанхай күзәтүчеләре Татарстандагы 100дән артык сайлау участогында булган
Чит илдән килгән вәкилләр Татарстанда сайлау участоклары эшләрен югары бәяли. (Казан, 18 март, "Татар-информ", Лилия Локманова). Шанхай оешмасыннан күзәтүчеләр бүген, Россия Президенты сайлаулары кысаларында, 100 дән артык сайлау участогында булган. Бу хакта Шанхай оешмасы күзәтүчеләр Миссиясе әгъзасы Серик Егизбаев хәбәр итте. Аның сүзләренчә, сайлау участокларының берсендә дә хокук бозу очраклары...
-
Яшел Үзәндә 56 ел бергә сайлауга йөргән пар тавыш бирде
80 яшьлек Лиля Сибагатуллина Россия Президенты кыю фикерле кеше булырга тиеш, дип саный. (Яшел Үзән, 18 март , "Татар-информ", Мөршидә Кыямова). Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче 80 яшьлек Лиля һәм 82 яшьлек Равил Сибагатуллиннар сайлауга 56 ел бергә йөри. Алар өчен һәр сайлау бәйрәм кебек. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Лиля Сибагатуллина...
-
Германия вәкиле: Татарстанда сайлауларның оештырылу дәрәҗәсе шаккаттырырлык
Халыкара күзәтүче булып эшләгән Штефан Койтер республикада сайлауларга әзерлек вакытындагы профессиональлекне билгеләп үтте. (Казан, 18 март, "Татар-информ", Егор Никитин). Татарстан хакимияте Россия Президенты сайлауларын оештыруга профессиональ һәм җаваплы караган, дип ышана Германиядән килгән халыкара күзәтүче Штефан Койтер. Ул бүген Россиядә уздырылган сайлауларда беренче тапкыр халыкара күзәтүче сыйфатында эшләвен билгеләп үтте....
-
Чаллыда Россия Президентын сайлау өчен бюллетененьны халык чират торып ала
Иртән бирле дулаган коточкысыз буран сайлауга барыручыларга һич комачау итә алмады. (Казан, 18 март, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллыда Россия Президентын сайлау өчен бюллетененьны халык чират торып ала. Автоградта тавыш бирү өчен 173 участок үз вакытында эшен башлап җибәрде. Шәһәрнең Комсомол районында 49, Үзәк районында 67, Автозавод районында 57 сайлау участогы...
-
Яшел Үзәндә сайлауга туй күлмәгеннән килделәр
Яшь кияү белән яшь кәләш туйга килгән кунакларны да 1500 нче сайлау участогында тавыш бирергә күндергән. (Яшел Үзән, 18 март , "Татар-информ", Кыямова Мөршидә). Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче Камилә һәм Артур Россия никахлашу сараеннан туп-туры үзләре теркәлгән 1500 нче сайлау участогына тавыш бирергә килде. Яшел Үзән шәһәренең "Родина" мәдәният йортында...