Бу көннәрдә авылларда “Туган як җәүһәрләре” халык иҗаты район фестиваленең сайлап алу туры уза.
-Без инде 11 авылда булдык, байтак коллективларның чыгышларын карап, бәя бирдек, - диде фестивальнең жюри рәистәше, мәдәният бүлеге җитәкчесе Наталья Иляева. – Быел авыл үзешчәннәре, нигездә, спектакльләр тәкъдим итәләр. Бик яхшы чыгышлар карадык. Күренеп тора, әзерләнгәннәр, оста итеп рольләрне башкаралар. Сәхнәгә мәдәният хезмәткәрләре генә түгел, ә төрле һөнәр вәкилләре чыга. Кабат шуңа инандык - якташларыбыз арасында бик тә талантлы кешеләр бар. Шунысы да сөендерә, авылларда халык актив, артистларның чыгышларын киләп карыйлар, алкышларын кызганмыйлар.
Быел әлеге зур чара Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге, Россиядә Халыклар бердәмлеге елына багышланган.
Иң яхшы номерлар декабрь аенда (9 декабрьдә булыр дип көтелә) узачак гала-концертка сайлап алына, монда иҗат бәйгесенең җиңүчеләре дә бүләкләнәчәк.
Призлы урыннар яулаган коллективларга акчалата премияләр тапшырү күздә тотыла, аерым номинацияләрдә җиңүчеләр дә бүләксез калмаячак, ди оештыручылар.
Нет комментариев