Чирмешән китапханәчеләре Рубежноега китап җибәрде
Безнең районда

Чирмешән китапханәчеләре Рубежноега китап җибәрде

Чирмешән үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре китапханәчеләре Луганск Халык Республикасының Рубежное шәһәре халкына 1455 данә китап озатканнар.

Җибәрелгән партиягә рус һәм чит ил классиклары әсәрләре, заманча проза, балалар әдәбияты, шулай ук фәнни-популяр басмалар кергән. Китапханәчеләр бу китаплар Рубежное халкына укуда һәм эштә генә түгел, ә кыен вакытта күңел җылысы да бирәчәгенә ышаналар.

Гуманитар йөкне озатуны “Бердәм Россия” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының “Яшь Гвардия” Татарстан төбәк бүлекчәләре үзәге оештырган.

 


Нет комментариев