Undefined тег белән яңалыклар
-
Илсөя Бәдретдиновадан коймак рецепты
Җырчы Илсөя Бәдретдиновадан коймак рецептын тәкъдим итәбез. Коймак камыры өчен: 1 йомырка, бер пакет кефир, әз генэ тоз, әз генә сода, ике зур калак шикәр комы, бер калак көнбагыш мае. Эш тәртибе: миксер белән яхшылап тугларга да әз-әзләп он кушарга. Сыек каймак кебек камыр ясарга. "Талгын утта пешерәм. Пешерә барам,...
-
Нодуляр дерматитны алдан кисәтик
Ростов, Волгогорад, Әстерхан өлкәләре, Ставрополь Краснодар крайлары, Адыгей, Ингушетия, Дагыстан, Калмыкиы, Чечен һәм Карачай-Черкес республикалары, Самара өлкәсе территорияләрендә йогышлы нодуляр дерматит авыруы вирусы табылган. Әле күптән түгел генә - 7 июльдә Оренбург өлкәсенең Ташлы һәм Соль-Илецк районнарында шундый ике очрак теркәлгән. Аның Татарстанга үтеп керү куркынычы да бар. Нодуляр дерматит...
-
Рамил хәзрәт Юныс: Минем дә хаталарым булды
"ТНВ" телеканалында чыгучы "Ком сәгате" тапшыруында татар халкының танылган шәхесләре катнаша.
-
Чирмешән районы кулланучылары үз хокукларын белергә тиеш
Кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан, гражданнарның кулланучы хокуклары буенча белемнәрен арттыру һәм килеп чыккан бәхәсләрне хәл итү юлларын табарга өйрәтү максатыннан, районда төрле чаралар үткәрелә. Район мәктәпләрендә Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышлап, класстан тыш чаралар, әңгәмәләр, класс сәгатьләре узган. "Кәрвансарай" күпфункцияле үзәктә сатып алучылар һәм сәүдә үзәге хезмәткәрләре өчен...
-
Чирмешәндә грипп белән авыручылар теркәлмәгән
Агымдагы елның март аенда район үзәк больницасында бер кешегә дә грипп диагнозы куелмаган, бу айда 89 кеше (былтыр 128 булган) ОРВИ белән авырып мөрәҗәгать иткән. Соңгы вакытта больницага югары тән температурасы белән килүчеләр саны арткан. Әмма күп очракта тән температурасы күтәрелсә, томау төшсә, ютәлли башласак та без өйдә дәвалануны кулай...
-
Чирмешәнгә җылы көннәр килә
1 апрельдән башлап, Чирмешәндә көндез һава температурасы "плюслы" булачак. Нык җылыту егерменче апрель тирәсендә көтелә, моңа кадәр төнлә бераз туңдырачак. Синоптиклар шулай фаразлый. Гөлсирә Шәрифуллина фотосы
-
Чирмешәндә Кемероводагы фаҗига уңаеннан - кайгы митингы (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Кадыйр Гомәров фотосы
-
Чирмешәнлеләр дә Кемеровадагы фаҗиганы, югалтуларны үзләренеке кебек кабул итте
Кемероводагы "Кышкы чия" сәүдә үзәгендә булган янгында гомерләре өзелгәннәрнең якыннарына теләктәшлек белдереп, чирмешәнлеләр 28 мартта, матәм көнендә, кич белән кайгы митингына җыелдылар.
-
Югары Кәминкәдәге "Ильхан" җәмгыятендә көнлек уртача савым 5 тоннага җиткән
Югары Кәминкә авылындагы сөтчелек комплексында һәр көнне биш тоннага якын сөт савыла, яшь бозауларга эчергәннән калганын (4630 килограмм) Самарадан килеп алалар. Әле сыерлар бозаулап тора, димәк алдагы көннәрдә бу күрсәткеч тагын үсәр. -Комплекста 264 баш савым сыеры бар, бүген 236сы савыла. Баш санын арттыру өстендә эшлибез, инде үзебезнең бозаулар үсеп...
-
Чирмешән районында яшәүчеләр 4G интернеттан лимитсыз файдалана алачаклар
Чирмешән районында МТС абонентлары хәзер өйдә дә, республика яки Россия буенча сәяхәтләргә чыкканда да бернинди лимитсыз һәм санаулы минутлар эчендә смартфонга яки планшетка НD* сыйфатта фильмнар ала яки яраткан җырларын онлайн режимда паузаларсыз һәм тоткарлыкларсыз тыңлый алалар. МТС 4G** тизлекле яңа буын челтәрен бөтен республика буенча "таратты" һәм 4G тизлекле...
-
Бүген Чирмешәндә кайгы митингы үтәчәк
Янгын чыгып, Кемереводагы "Кышкы чия" сәүдә комплексында 64 кеше, шул исәптән балалар һәлак булды. Дистәләп кеше хәбәрсез югалган. Бу хәл чирмешәнлеләрне дә битараф калдырмады, якыннарын югалтканнарның олы хәсрәтен уртаклашабыз, сабырлык телибез, хәтер акцияләренә кушылабыз. Бүген кичке сәгать алтыда Чирмешәндә, Кемеровадагы фаҗига уңаеннан, 1953нче елда Чирмешән мәктәбендәге янгында һәлак булганнар һәйкәле...
-
Яр Чаллыда яшәүче якташыбыз ике алтын медаль яулады
Яр Чаллыда яшәүче якташыбыз Фәнис Нуретдинов янә ике алтын медаль яулады. Кул көрәштерү буенча Мәскәү өлкәсендә үткән Россия чемпионатында, ветераннар арасында ул бик күпләргә көндәш булды. Архив фотосы
-
Бөек рус язучысы мондый хөрмәтләүгә лаек
ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның 2018 елны Лев Толстой елы дип игълан итүе барлык татарстанлылар өчен сюрприз сыман булды. Бөек рус язучысының тормыш юлы Казан белән бәйле булганга, шул ук вакытта рус телен өйрәнүгә игътибарны арттыру максатыннан, 190 еллык юбилеен каршылап, аңа шулай хөрмәт күрсәтергә уйлаганнар. Быел дәүләт һәм ана телләрен...
-
Чирмешән районында 67 йортка язгы су басу куркынычы яный
Көннәр җылыта башлау белән буаларда һәм елгаларда боз катламы структурасы үзгәрә, яр буйларындагы, кырлардагы кар катламы эреп сулыкларга агып төшә. Ә бу су буйларында яшәүчеләргә куркыныч тудыра. Безнең районда Бәркәтә һәм Түбән Кармалка авылларында су басу куркынычы булган йортлар бар. Бәркәтәдә шундый 65 йортта - 157, Түбән Кармалкада 2 йортта...
-
Чирмешән мәктәпләре укучылары быел 46 тонна макулатура жыйганнар
Жыелган әлеге макулатура бер балага уртача 21 килограммга якын туры килә. Бу эштә Түбән Кәминкә укучылары аеруча активлык күрсәткән, биредә 43 бала белем ала, алар 3 тоннадан артык, ягъни бер укучыга уртача 73 килограмм кәгазь калдыклары тапшырганнар. Туймәт мәктәбе укучылары да нык тырышканнар, 2296 килограмм икенчел чимал җыеп икенче урынга...