Бер айда Чирмешән районында салымның 42 проценты җыелган
Белеп торыгыз

Бер айда Чирмешән районында салымның 42 проценты җыелган

Милек салымы түләү вакытының бер ае узды. Бу чорда районда салымның 42 проценты түләнгән.

Район финанс-бюджет палатасыннан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, быел районда 35 миллион 190 мең сум салым җыелырга тиеш. Шуның 14 миллион 860 мең сумы инде тиешле счетларга күчкән. Алдагы бер айда салымның калганын - 20 миллион 329 мең сумын җыярга кирәк.

Авыл җирлекләре арасында салым түләү активлыгы сизелерлек аерыла. Яңа Кади (69 процент) һәм Иске Котыш (66 процент) авыл җирлекләрендә яшәүчеләр салым түләүгә намус белән карый. Күпчелек авыл җирлекләре, шул исәптән Кармышта (63 процент), Туймәттә (51 процент) һәм Түбән Кәминкәдә (51 процент) эш яхшы оештырылган.

Күпчелек авыл җирлекләре, шул исәптән Кармышта (63 процент), Туймәттә (51 процент) һәм Түбән Кәминкәдә (51 процент) эш яхшы оештырылган: ИИ фото

Шул ук вакытта кайбер җирлекләрдә салым түләү дәрәҗәсе түбән булып кала. Иң начар күрсәткечләр Иске Кади, Югары Кәминкә һәм Яңа Элмәле авыл җирлекләрендә теркәлгән: бу җирлекләрдә түләү дәрәҗәсе 40 проценттан да аз.

1 декабрьгә кадәр салым түләргә нибары бер ай вакыт калды. Салымны вакытында түләмәү административ җаваплылыкка һәм пеня исәпләнүенә китерә.

Район хакимияте салым түләүчеләрне намуслы булырга чакыра һәм искәртә: милек салымнарын вакытында түләү - һәр гражданинның закон буенча бурычы; ул җирле бюджетның тулылануына һәм социаль программаларны гамәлгә ашыруга нигез булып тора.


Нет комментариев