Чирмешән яшьләре җиңүчеләр арасында
Безнең районда

Чирмешән яшьләре җиңүчеләр арасында

“ПрофилАрт” конкурсында “Колесо. Говорю на сцене” студиясе өченче урын яулады.

Казанда узган “ПрофилАрт” республика театр конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. Идел буе федераль округының 11 төбәгеннән җыелган көндәшләре арасында Агриппина Рыбакованың “Колесо. Говорю на сцене” иҗат студиясе “Яшьләр коллективы” категориясендә 3 нче урынны яулады.

Җиңүче коллективлар, шул исәптән “Колесо. Говорю на сцене” студиясе дә, Казанда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә чыгыш ясап бүләкләр алды.


Нет комментариев