Район үзәк больницасы мәгълүматлары буенча, быел районда эт тешләгән 67 кеше табибка мөрәҗәгать иткән, аларның өчесе соңгы көннәрдә генә.
Бу сан җитди сигнал: эт тешләве - гади җәрәхәт кенә түгел, ә котыру һәм столбняк кебек куркыныч авырулар чыганагы. Район үзәк больницасының медицина профилактикасы буенча табибы Зилә Минеголова аңлатканча, иң беренче чиратта яраны юу мөһим.
-Яраны 10–15 минут дәвамында агып торган суда сабын белән яхшылап юарга кирәк. Бу пычракны, селәгәйне һәм бактерияләрне механик юл белән бетерүгә ярдәм итә, - ди ул.
Аннары яра кырыйларын антисептик - хлоргексидин, мирамистин, 70 процентлы этил спирты яки 5 процентлы йод эретмәсе белән эшкәртәсе.
-Антисептикны турыдан-туры ярага салырга түгел, ә аның кырыйларын гына эшкәртергә кирәк, - диде табиб. Кан китү көчле булса, жгут салу яки кысып бәйләү зараур. Ә кан китү аз булса, аны туктатырга ашыкмаска: кан белән бергә хайванның селәгәе дә юылып чыга.
Иң мөһим адым - ашыгыч рәвештә медицина ярдәменә мөрәҗәгать итү.
-Яра аз гына булып күренсә дә, мөмкин кадәр тизрәк травматология пунктына барырга кирәк. Табиб яраны профессиональ эшкәртәчәк һәм столбняк белән котыру авыруыннан ашыгыч профилактика кирәклеген бәяләячәк, - диде Зилә Мисбах кызы.
Үз этегез тешләсә дә, табибка мөрәҗәгать итегез: хайваннарда котыру билгеләре шундук күренмәскә мөмкин. Этнең котырудан прививкасы булганмы-юкмы икәнен белергә кирәк, бу хакта ветеринария хезмәтенә дә хәбәр итәргә, тешләгән хайван ун көнлек карантинга алына.
-Котыру - үлемгә китерә торган куркыныч авыру. Тешләүдән соң шундук барлык таләпләрне үтәсәгез, аны булдырмаска мөмкин. Табибка баруны кичектермәгез - профилактика уңышы мөрәҗәгать итү тизлегенә бәйле, - диде табиб.
Нет комментариев