Чирмешән табибы: “Чирнең билгеләрен һәркемгә белергә кирәк”
Сәламәтлек

Чирмешән табибы: “Чирнең билгеләрен һәркемгә белергә кирәк”

Быел район үзәк хастаханәсендә 59 кешегә инсульт диагнозы куелган.

Аларның барысы да тиешле дәвалау алган. Әмма табиблар әйтүенчә, бу очракта күп нәрсә кешенең үзеннән тора.

Инсульт дигән куркыныч чирнең кайбер сәбәпләрен без үзебез төзәтә алабыз. Деменция очракларының 45проценты югары кан басымы, диабет, тәмәке тарту, алкоголь куллану, аз хәрәкәтләнү һәм социаль изоляция кебек факторлар йогынтысы белән бәйле. Шуңа күрә вакытында профилактика һәм сәламәтлекне контрольдә тоту хәлиткеч әһәмияткә ия.

 Инсульт очрагында һәр минут кадерле

-Инсульт - баш миенең кан әйләнеше кинәт бозылуы, ул нерв күзәнәкләренең зарарлануына һәм үлүенә китерә, - дип аңлата район үзәк больницасы участок терапевты Никита Зубков. - Ел саен безнең илдә 450 меңнән артык кеше инсульт кичерә. Бу чир инвалидлык буенча беренче урында тора.

Аларның барысы да тиешле дәвалау алган: Марат Гомәров фотосы

Инсультның ике төре бар: ишемик - кан тамыры тыгылу (тромб) һәм геморрагик - кан тамыры ярыла һәм баш миенә кан сава.

-Инсультта иң мөһиме - тизлек, - дип ассызыклый Никита Викторович. - Ишемик инсультта кайбер дәвалау төрләре беренче сәгатьләрдә отышлы. Кешенең гомерен саклап калыр өчен нибары 4,5 сәгать кенә вакыт бар. Чирнең билгеләрен һәркемгә белергә кирәк, чөнки ярдәм итә торган кеше табиб булмаска да мөмкин.

УДАР кагыйдәсе - дүрт гади тикшерү алымы

Табиб инсультны вакытында танырга ярдәм итә торган гади ысулны искә төшерә:

  • У – елмаю (улыбка). Кешедән елмаюын сорагыз. Инсульт вакытында елмаю асимметрик була, авызның бер почмагы аска төшә.
  • Д – хәрәкәт (движение). Ике кулын күтәртегез. Бер кул түбәнрәк төшәчәк яки бөтенләй күтәрелмәячәк.
  • А - артикуляция. Гади фраза әйтүен яки үз исемен әйтүен сорагыз. Сөйләм аңлаешсыз булырга мөмкин.
  • Р – карар (решение). Шуларның берәр билгесен күрсәгез, шунда ук ашыгыч ярдәм чакыртыгыз.

-Инсультның башка билгеләре дә бар: сәбәпсез кинәт көчле баш авыртуы, баш әйләнү, тигезлекне югалту, күз күреме начарлану, аңның буталуы, бер як кулда яки аякта зәгыйфьлек, - дип өсти табиб.

-Инсультның башка билгеләре дә бар: фото Айзили Гамировой

Нәрсә эшләргә?

-Әгәр сез мондый билгеләрне күрсәгез, тыныч, ләкин тиз эшләгез, - дип киңәш итә Зубков. - Шунда ук ашыгыч ярдәм чакыртыгыз. Табибларны көткәндә, кешене янбашына яткырыгыз, башын бераз күтәрегез, тәрәзә ачып һава кертегез, кысан киемен чишегез. Эчерергә, ашатырга яки дарулар бирергә ярамый.

Саклану – кулдан килә торган эш

-Үзегезне инсульттан саклар өчен гади кагыйдәләрне үтәгез, - ди табиб. - Көнгә ким дигәндә 30 минут уртача интенсивлыкта физик активлык. Дөрес туклану: көнгә 400 граммнан ким булмаган яшелчә һәм җимеш. Начар гадәтләрдән баш тарту.


Нет комментариев