Чирмешәнлеләрне каникул көннәрендә аеруча уяу булырга өндиләр
Мәктәп укучылары бер атналык - 26 марттан 3 апрельгә кадәр - каникулларга чыкты. Бу чорда ут бәла-казалары булмасын өчен балаларның әти-әниләренә уяурак булу мөһим.
Район мәктәпләренең 2202 укучысы бүген ялда. Аларның күпчелеге, әти-әниләре эшкә киткәч, өйләрендә үзләре генә кала.
-Бала кулына алырга ярамаган әйберләрне ераккарак куюың хәерле. Шырпы, тиз янып...