Туган як кушаматлары: нәсел тарихын саклаучы «халык паспорты»
Безнең якташлар

Туган як кушаматлары: нәсел тарихын саклаучы «халык паспорты»

Ә сез белә идегезме, кушаматлар татарларда гына түгел, чуваш авылларында да киң таралган. Димәк, кушаматлар - халыкларны берләштерүче үзенчәлекле күпер дә.

Күпме генә еллар үтсә дә, авыл кешесе өчен кушамат - иң төгәл паспорт: Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Күпме генә еллар үтсә дә, авыл кешесе өчен кушамат - иң төгәл паспорт. Анда синең холкың, һөнәрең, хәтта нәселеңнең тарихы да язылган.

Әккәрәй авылында яшәүче Мария Рыбкина сүзләренчә, авылда кушаматсыз кеше диярлек юк. Алар еш кына кешенең тышкы кыяфәтенә, холкына, һөнәренә яки ниндидер вакыйгага бәйле барлыкка килә.

-Күп очракта кушамат бик төгәл бирелә, шуңа күрә ул озак яши, - ди ул. – Кайбер чуваш авылларында кешене исем-фамилиясе белән эзләп карасаң, таба алмыйсың, ә менә кушаматы белән әйтсәң, шунда ук кем турында сүз барганын аңлыйлар. Әйтик, безнең Девичья Поляна авылында Князь кушаматлы кеше бар. Аның фамилиясен күп кеше белми дә, ә Князь дисәң, “Әәә, бу бит шул”, - диләр. Ә менә балаларына ул кушамат ябышмады.  Шул вакытта нәселдән нәселгә күчә торган кушаматлар да бар, - диде ул.

 Ә менә балаларына ул кушамат ябышмады: Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Николайлар күп - кайсысын ничек аерасың?

Сүз уңаеннан, Мария Анатольевна белән әңгәмәбезне татар телендә алып бардык. Шунысын әйтик, ул татарча кайбер милләтәшләребезгә караганда да яхшырак сөйли. Аның әнисе Маргарита Евлогиевна да татарча яхшы белә икән.

-Чуваш авылларында да кушаматлар киң таралган. Әйтик, минем туган Әккәрәй авылында да ниндие генә юк. Аннан соң кечкенә генә Девичья Поляна авылында да кушаматсыз кеше юктыр. Мин тормышка Ульяновка авылына чыктым. Анда да кушаматлар бар. Кушаматлар бер үк исемле кешеләрне аеру өчен дә бик уңай. Мәсләлән, бездә Николайлар күп, араларында бер үк фамилиялеләре дә бар. Менә аларны ничек аерасың!? Мондый очракта кушамат ярдәмгә килә, - диде Маргарита. – Безнең үзебезнең фамилия кушаматтан килеп чыккан. Бабайларның түбәсе тимер белән япкан булган. Шуннан аларга Кузнецлар дигәннәр, ә аннан соң фамилия бирә башлагач, Кузнецовлар дип язганнар.

Безнең үзебезнең фамилия кушаматтан килеп чыккан: Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Әккәрәй авылына 1730 нчы елны нигез салынган. Риваятьләргә караганда, авылга хәзерге Чүпрәле районы авылларыннан күчеп килгән чуваш крестьяннары нигез салган. Бүген авыл Ивашкино авыл җирлеге составына керә. Биредә 700гә якын кеше гомер кичерә.

Әккәрәй авылына 1730 нчы елны нигез салынган: Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Исемеңне оныталар, ә кушаматыңны - юк

Әлеге нәселнең өлкән буын вәкиле 92 яшьлек Александра Степановна оныгы Маша, кызы Рита кебек үк татарча иркен сөйләшә.

-Кушамат кушу ул электән үк килә. Кайвакыт исемеңне оныталар, ә кушаматыңны – юк, - ди әби. – Кайбер очракта фамилияләрне кыскартып әйтәләр дә, менә сиңа кушамат. Әйтик, Маркеловларны – Маркель малайлары дияләр иде, Калмыковларга Калмыклар…

Әлеге нәселнең өлкән буын вәкиле 92 яшьлек Александра Степановна оныгы Маша, кызы Рита кебек үк татарча иркен сөйләшә: Гөлсирә Шәрифуллина фотосы


Нет комментариев