Өлкәннәр көне алдыннан Бәркәтә урта мәктәбе укучылары авыл рәссамы Камил Мингалимов янында кунакта булдылар.
Камил абый яшь буынга сәнгатькә килү тарихын сөйләде.
-Мин беренче рәсемемне буяу белән түгел, корым белән ясадым. Теләк һәм сәләт булса, аның нинди шартларда ясалуы мөһим түгел, - диде Камил Харис улы. – Укытучыларыгызның өйрәткәнен тыңлагыз, әти-әниләрегезне хөрмәт итегез, вакытыгызны бушка уздырмагыз.

Рәссам укучыларга үз эшләрен күрсәтте, картиналарының язылу тарихларын искә төшерде. Аларның һәрберсендә рәссамның бай эчке дөньясы һәм кече Ватанына мәхәббәте чагылыш тапкан. Шулай ук үз юлыннан киткән, рәссам һөнәрен сайлаган уллары турында да горурланып сөйләде.
-Улларымның да рәссам булулары - минем өчен зур бәхет, - диде ул.

Камил Харис улы әле дә иҗат итә, аеруча пейзажлар ясарга ярата. Аның тагын бер шөгыле бар – үзенең гармуннарын да кулына еш ала, кунакларга да уйнап күрсәтте әлеге уен коралларында
.
Укучылар Камил абыйны Өлкәннәр көне белән котладылар, күчтәнәчләр дә тапшырдылар.
Нет комментариев