Бәркәтә авылында 90 яшьлек Исрафил бабай туган көненә килгән кунакларны, гармунда уйнап, крис биетте.
Тәрәзәдән трактор утын күп көттек
Гомер буе колхозда чылбырлы тракторда эшләгән ул. Бәркәтәнең данлыклы, алдынгы “Шушма”сында, ул вакытта эшнең күп, әлеге колхозның гөрләгән чаклары.
-Күбрәк чәчүгә йөрдем, дүрт-биш кенә трактор туздырганмындыр. Эштән соң халыкка төнгә кадәр бакча сукалый идек, урманына да күп йөрелде, - дип сөйләп китте юбилеена килгән кунакларга Исрафил Госман улы.
-И-и, ул вакытта төннәрен тәрәзәдән трактор утын күп көттек инде. Көндез –колхоз эшендә, эштән соң – бакча сөрәләр, я урманга утынга алып китәләр, заманасы шундый. Берсендә Елховой ягындагы урманда кышын тракторлары ватылып, 20 километр җәяү кайткан иделәр, андый көннәр булгалады, - дип сүзгә кушылды Исрафил абыйның хатыны Гамилә апа.
Менә шулай гомер буе хезмәттә булган Исрафил Минхановка октябрь башында 90 яшь тулды. Якташыбызны районнан барып та тәбрикләделәр. Район башкарма комитеты җитәкчкесе урынбысары Ләйләгөл Моксинова юбилярга район башлыгы Рамил Айбатовның котлавын һәм бүләген тапшырды.
Минхановлар авылда үрнәк, бик уңган гаилә.
-Колхоз вакытында 9ар (!) гектар чөгендер эшләдек, балалар белән шуны җиңеп чыга идек, - диде Гамилә апа.
-Әйе, әти-әниләр малны да күп асрый иделәр. Су ташу, утын кертү, печән әзерләү, көтү көтү - барысы да булды, эш белән тәрбияләп үстерделәр безне, - дип сөйләде Әлмәттән әтисенең туган көненә кайткан кызлары Ралия.
Аларга артист чакырасы түгел
Бәркәтәдән Минхановлар искиткеч музыкаль гаилә. Гармунчы Исрафил абыйның, җырчы Гамилә апаның авылдагы күп мәҗлесләрдә урыннары түрдән булган. Уллары Равил да гармунда, баянда уйный, кызлары җырлыйлар, бииләр. Аларга артист чакырасы түгел, әтиләренең юбилей мәҗлесендә “сәхнәне” алар тотты. Исрафил абый үзе дә түзмәде, гармунын алып, туган көненә килүчеләрне крис биетеп алды.
-Без бик күңелле яшәдек. Үпкәләшкән вакытларны, тормыш булгач, анысы да була, уен-көлке, юмор белән уздырып җибәрә идек. Кыз чагымда Исрафил абыегыз ике ел артымнан йөрде – мин, янәсе, кире кагам, “Барыбер минеке буласың”, - дип, башка егетләрдән каратмады, үзенеке итте. Шулай матур гына яшәдек, - дип сөйләде Гамилә апа үткән яшьлекләрен искә төшереп.
Нет комментариев