Чирмешән тег белән яңалыклар
-
Чирмешән районында янгын 300 мең сумлык зыян салган
Көннәр салкынайта төштеме, янгыннар артуы күзәтелә. Бу хәвеф-хәтәрләр мичләрне якканда һәм җылыта торган электр җиһазларын кулланганда тиешле кагыйдәләрне үтәмәү белән бәйле, диләр белгечләр. Узган ягу сезонында, әйтик, районда алты янгын теркәлгән, алар 300 мең сумлык матди зыян салган. Ут казаларының дүртесе электр җиһазларыннан чыккан, берсенең сәбәбе - ут белән сак...
-
Иске Үтәмештән Мәрхүмә әбигә яңа гаиләдә рәхәт
Иске Үтәмеш авылында Хөснетдиновлар гаиләсе ишәйгән. "Өлкән кешене тәрбиягә алучы гаилә" республика программасы буенча алар күрше әбисен - Мәрхүмә Мөхәммәтшинаны бөтенләйгә үзләренә алып кайтканнар. Бу безнең районда беренче шундый гаилә. Мәрхүмә әби инде өч елдан артык көн яктысыннан мәхрүм: аның ике күзе дә күрми. Моңа кадәр дә озак еллар бер...
-
Чирмешән техникумында күршеләр дә һөнәр үзләштерә
Нурлат аграр техникумы филиалында 201 егет һәм кыз белем ала, шуларның 75се әле быел гына студент булган. Уку йортында әле тагын вакантлы 10 урыны бар. Быел килгән студентларның 20се авыл хуҗалыгын механикалаштыру белгечлеге ала. Әлеге 9 класс белемле егетләр монда өч ел да 10 ай укыячак. Техникум филиалы эшче һөнәрләр...
-
Чирмешән районында мәктәп автобуслары 24 маршрут буенча йөри
Яңа уку елы башлану белән мәктәп автобуслары үзләренең рейсларын башлап җибәрде. Районда барлыгы 16 шундый транспорт чарасы бар, аларның 15се һәр көнне рейска чыгып китә, берсе резервта. Автобуслар 24 маршрут буенча, 29 авылдан 226 укучыны ундүрт мәктәпкә йөртәләр. Автобусларның барысына да ГЛОНАС+112, тревога кнопкасы, тизлекне чикләү, видеокүзәтү җайланмалары урнаштырылган. Соңгы...
-
Чирмешән газ хезмәте абонентларга искә төшерә
Хөрмәтле абонентлар! Халыкны газ белән тәэмин итү буенча килешүнең 3.1 пункты нигезендә, "Лениногорскгаз" Чирмешән газ хезмәтенең абонентлар белән эшләү бүлеге 2017 елның август аеннан газ санагыч җиһазлары (счетчик) күрсәткечләрен кабул итә, язып бара. Әгәр абонент күрсәткечләрне тапшырмый икән, кулланылган газ күләме абонент кулланган газның уртача айлык күләменнән чыгып, ә инде...
-
Чирмешән мемориаль үзәгендә - яңа экспонат
Мемориаль үзәк бик кыйммәтле экспонатка баеган - еш булучы чирмешәнле 1895 елгы наганны музейга бүләк иткән. Гражданнар сугышыннан калган бу корал - авылдашыбызның бабасының истәлеге. Мемориаль үзәк хезмәткәрләре аңа бик рәхмәтле. Якын көннәрдә бу экспонат махсус урынга урнаштырылачак.
-
Әмир авылында өч бертуган мәктәпкә бүләк ясаганнар
2013нче елны тәүге тапкыр үткәрелгән "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" республика акциясе хәзер ел саен уздырыла. Бу эштән чирмешәнлеләр дә читтә калмый, һәр елны дистәләгән якташыбыз үзләре тәмамлаган белем бирү учреждениеләренә матди ярдәм күрсәтә. Әлеге акциядә активлык Бәркәтә мәктәбен тәмамлаучылар ел саен аеруча күрсәтә. Алардан бүген Мәскәү өлкәсендә гомер итүче авылдашлары...
-
Чирмешәндә үзсалым акчаларына яңа күпер төзиләр
Район үзәгендә Зур Чирмешән елгасы аша җәяүлеләр өчен күпер төзи башладылар. Тимер күпер Береговая һәм Заречная урамнары арасында булачак. Яр кырыйларында терәк баганалар, измә салынып, ясалып бетү хәлендә. Бу тирәдә яшәүчеләр өчен күпернең кирәклеге хакында күптән сөйлибез. -Шуңа күрә әлеге эшкә инде җыелган үзсалым акчаларын кулланырга карар кылынды, 2 миллион...
-
Габделхәй Биктаһиров: "Хәния ярдәм сорап төшемә керде"
Бүген яраткан җырчыбыз Хәния Фәрхинең безнең арабыздан киткәненә кырык көн булды. "Челнинские известия" газетасы хәбәр итүенчә, искә алу чарасын Казан рестораннарының берсендә уздырачаклар һәм анда җырчының туганнары, хезмәттәшләре, дуслары катнашачак. - Без Хәния Фәрхинең ире, "Бәйрәм" ансамбленең директоры һәм продюсеры - Габделхәй Биктаһиров белән хәбәргә чыктык, ул үзенең кайгысы һәм...
-
Чирмешәннең яшьгвардиячеләре Анапа шәһәрендә укып кайттылар
12нән 21 августка кадәр Анапа шәһәрендә "Яшь Гвардия" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы активының укулары үтте. Әлеге чарада Чирмешән бүлекчәсеннән "Яшь Гвардия"нең җитәкчесе Алинә Нуртдинова, җитәкче урынбасары Ирек Нуртдинов һәм активист Любовь Лупановалар катнашты. -Укуларның максаты "Территория Смыслов" Бөтенроссия форумында катнашып алынган яңа технологияләргә өйрәнү, муниципаль берәмлекләрдә эшчәнлекнең яңа методларын тормышка ашыру...
-
Чирмешәннән Минхәеровлар Татарстан Президенты белән очрашкан
Чирмешәндә яшәүче Фәрһад һәм Әнисә Минхәеровлар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны үткәргән республиканың үрнәк гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантанада катнаштылар. Казан Кремлендәге бу чарага республиканың муниципаль районнарыннан һәм шәһәрләреннән 52 гаилә чакырылган иде. Аларның һәрберсе, шул исәптән Минхәеровлар да, үрнәк булып торырлык. Фәрһад Морадыйм улы күп елларын авыл...
-
Чирмешәнлеләр үз хокукларын белеп бетерми
Районыбыз гражданнары үз хокукларын һәм бурычларын беләме, гомумән без Россия Федерациясе һәм Татарстан Конституцияләре белән танышмы? Рәиф Сәйфетдинов (район суды рәисе): - Яшереп булмый, халыкта хокукый грамоталылык, шул ук Конституцияләрне, законнарны белү бик түбән дәрәҗәдә. Кайвакыт безгә, судка хас булмаган мәсьәләләр буенча, яки юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Югыйсә, алар...
-
Һәрберебезнең бурычы
Август аеның соңгы ункөнлегендә район башкарма комитет каршындагы административ комиссия Яңа Элмәле авыл җирлегендә, Шешминкада һәм Чирмешән урамнарында тәртипне һәм чисталыкны тикшерү буенча рейдлар үткәрде. -Тикшерү вакытында Яңа Элмәле, Иске Элмәле, Шешминка авылларында кайбер кешеләргә искәртмәләр ясалды, алар йорт яны территорияләрендә тиз арада тиртип урнаштырырга вәгъдә бирделәр, - ди комиссия...
-
Чирмешән районының кайбер комбайнчылары көн саен уртача 90-120 тонна бөртек суктыра
"Күтәмә АГРОфирмасы" җәмгыяте комбайнчысы Андрей Матягин быелгы уракта да алдынгылар сафында - ул "Клаас Тукано 450" маркалы комбайнда 19 мең центнер бөртек суктырды. Көне-көне белән аның комбайн бункеры аша 90-120шәр тонна бөртек уза. Күптән түгел генә 30 яшен тутырган Андрей Викторович икенче бер алдынгы - "ЧИРМЕШӘНАГРО"дан Айрат Хөсәеновтан чүт кенә...
-
Чирмешән ярминкәсендә казлар да саттылар
Шешминкада яшәүче Иван Самойлов быел да 1000 баш бәбкәне каз иткән. Аларның берничә дистәсен ярминкәдә дә сатты. -Бәбкәләрне үзебез чыгардык, бик яхшы үстеләр, - ди Иван. -Казларны тереләтә, 800әр сумга урнаштырып бетердек диярлек. Владимир Владимиров ярминкәгә Аксубай районының Алексеевка поселогыннан килгән. Берсен 2 мең 500 сумга бер айлык дуңгыз балалары...