Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында янгын 300 мең сумлык зыян салган

Көннәр салкынайта төштеме, янгыннар артуы күзәтелә. Бу хәвеф-хәтәрләр мичләрне якканда һәм җылыта торган электр җиһазларын кулланганда тиешле кагыйдәләрне үтәмәү белән бәйле, диләр белгечләр. Узган ягу сезонында, әйтик, районда алты янгын теркәлгән, алар 300 мең сумлык матди зыян салган. Ут казаларының дүртесе электр җиһазларыннан чыккан, берсенең сәбәбе - ут белән сак...

Көннәр салкынайта төштеме, янгыннар артуы күзәтелә. Бу хәвеф-хәтәрләр мичләрне якканда һәм җылыта торган электр җиһазларын кулланганда тиешле кагыйдәләрне үтәмәү белән бәйле, диләр белгечләр.


Узган ягу сезонында, әйтик, районда алты янгын теркәлгән, алар 300 мең сумлык матди зыян салган. Ут казаларының дүртесе электр җиһазларыннан чыккан, берсенең сәбәбе - ут белән сак эш итмәү. Янгыннарның икесе - Чирмешәндә булды, Яңа Элмәле, Шешминка, Лашман, Иске Сережкино авылларында берәр янгын чыккан.

-Салкыннарга кадәр райондашларыбыз өй мичләренең, морҗаларның төзеклеген тагын бер карап, тикшерсеннәр иде. Морҗаларны корымнан чистарту зарур, ярылган урыннарны сылап, агартып кую таләп ителә. Бер электр розеткасыннан әллә ничә җиһаз кабызып, электр үткәргечләрне кыздырырга ярамавын онытмаска кирәк, - ди район янгын күзәтчелеге хезмәтенең өлкән инспекторы Андрей Фомин.

Безнең сайтта укыгыз:

Чирмешәннең баш табибы үзе үрнәк күрсәтә

http://www.nashcheremshan.ru/tt/the-news-tat/item/16745

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән Проблема бар 300 мең сумлык зыян салган Чирмешәндә янгын