Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында мәктәп автобуслары 24 маршрут буенча йөри

Яңа уку елы башлану белән мәктәп автобуслары үзләренең рейсларын башлап җибәрде. Районда барлыгы 16 шундый транспорт чарасы бар, аларның 15се һәр көнне рейска чыгып китә, берсе резервта. Автобуслар 24 маршрут буенча, 29 авылдан 226 укучыны ундүрт мәктәпкә йөртәләр. Автобусларның барысына да ГЛОНАС+112, тревога кнопкасы, тизлекне чикләү, видеокүзәтү җайланмалары урнаштырылган. Соңгы...

Яңа уку елы башлану белән мәктәп автобуслары үзләренең рейсларын башлап җибәрде. Районда барлыгы 16 шундый транспорт чарасы бар, аларның 15се һәр көнне рейска чыгып китә, берсе резервта.


Автобуслар 24 маршрут буенча, 29 авылдан 226 укучыны ундүрт мәктәпкә йөртәләр.

Автобусларның барысына да ГЛОНАС+112, тревога кнопкасы, тизлекне чикләү, видеокүзәтү җайланмалары урнаштырылган. Соңгы вакытларда тахографлар куюны таләп итә башлаганнар, ә мондый җайланма әлегә бары өч автобуста гына бар икән.

-Үткән уку елында автобус паркы бер автобус хисабына баеды, ул Бәркәтә мәктәбенә бирелде, - ди мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты Таһир Рәхимҗанов. - 2018 елның январендә Иске Кади мәктәбе автобусының хезмәт итү срогы чыга. Аның урынына яңаны ышандыралар. Мәктәп автобуслары ун елдан артык йөрергә тиеш түгел.

2019 елда тагын биш автобуска ун ел була, 2009да районга биш мәктәп автобусы кайткан иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән мәктәп автобуслары