Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән газ хезмәте абонентларга искә төшерә

Хөрмәтле абонентлар! Халыкны газ белән тәэмин итү буенча килешүнең 3.1 пункты нигезендә, "Лениногорск­газ" Чирмешән газ хезмәтенең абонентлар белән эшләү бүлеге 2017 елның август аеннан газ санагыч җиһазлары (счетчик) күрсәткечләрен кабул итә, язып бара. Әгәр абонент күрсәткечләрне тапшырмый икән, кулланылган газ күләме абонент кулланган газның уртача айлык күләменнән чыгып, ә инде...

Хөрмәтле абонентлар! Халыкны газ белән тәэмин итү буенча килешүнең 3.1 пункты нигезендә, "Лениногорск­газ" Чирмешән газ хезмәтенең абонентлар белән эшләү бүлеге 2017 елның август аеннан газ санагыч җиһазлары (счетчик) күрсәткечләрен кабул итә, язып бара.

Әгәр абонент күрсәткечләрне тапшырмый икән, кулланылган газ күләме абонент кулланган газның уртача айлык күләменнән чыгып, ә инде күрсәткечләр 3 айдан артык тоташ бирелмәсә, куллану нормативлары буенча билгеләнә.

Санагыч күрсәткечләре абонентлар тарафыннан түбәндәге ысуллар белән тапшырыла: абонент пунктына 2-29-85 телефон номеры буенча шалтыратып, яисә 8(987)-069-31-74 номерына SMS-хәбәр җибәреп (SMS-хәбәр мисалы: Фамилия И.О., ул. Ленина 1-1, показания 12345), яки абонент пункты операторына - Бакча урамы, 1А йорт адресы буенча.

Абонентлар тапшырган мәгълүматлар нигезендә һәр айның 24нче числосында квитанцияләр тутырыла.

Кулланылган газ өчен, абонент, узган календарь айдан соң, ай саен, киләсе айның 10нчы числосына кадәр түли.

Техник хезмәт күрсәтүгә килешүнең 4-2 пункты нигезендә, газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү өчен түләү, эш башкарылган айдан соң килгән айның 10нчы числосыннан да соң ясалмый. Техник хезмәт күрсәтүдән баш тарткан, яки аның өчен түләмәгән очракта, кулланылган газ өчен ике исәп-хисап чоры буенча тоташ түләмәгән очракта, РФ хөкүмәтенең 21.07.2008 елгы 549 санлы карарының 45нче пункты нигезендә, газ бирү туктатыла.

Газ җиһазларын (плитәне, газ мичен, мунча миче горелкасын, мич горелкасын) алмаштырган очракта, документлар теркәү һәм гарантиясе булган газ җиһазлары кайтару өчен газ хезмәтенә мөрәҗәгать итү сорала.

Мөрәҗәгать итмәгән очракта, РФ хөкүмәтенең 21.07.2008 елгы 549 санлы карарындагы 45 пункт нигезендә бу гамәлләр үзбелдеклелек белән эшләнгән дип таныла һәм газ бирү туктатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән абонентларга искә төшерә газ хезмәте