Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән ярминкәсендә казлар да саттылар

Шешминкада яшәүче Иван Самойлов быел да 1000 баш бәбкәне каз иткән. Аларның берничә дистәсен ярминкәдә дә сатты. -Бәбкәләрне үзебез чыгардык, бик яхшы үстеләр, - ди Иван. -Казларны тереләтә, 800әр сумга урнаштырып бетердек диярлек. Владимир Владимиров ярминкәгә Аксубай районының Алексеевка поселогыннан килгән. Берсен 2 мең 500 сумга бер айлык дуңгыз балалары...

Шешминкада яшәүче Иван Самойлов быел да 1000 баш бәбкәне каз иткән. Аларның берничә дистәсен ярминкәдә дә сатты.

-Бәбкәләрне үзебез чыгардык, бик яхшы үстеләр, - ди Иван. -Казларны тереләтә, 800әр сумга урнаштырып бетердек диярлек.

Владимир Владимиров ярминкәгә Аксубай районының Алексеевка поселогыннан килгән. Берсен 2 мең 500 сумга бер айлык дуңгыз балалары сата.

-Өч ана дуңгыз асрыйбыз, - ди Володя. -Сарайларны зурайткач, терлекләрне күбәйтергә исәп бар. Чирмешәндәге ярминкәдә беренче генә катнашуыбыз.

Берәү бәрәне белән бергә кәҗә тәкъдим итә, аларга 7 мең сум сорый. Корбанга 7-8 меңгә сарыклар бар, 1500 сумга йолкынган казлар алырга мөмкин, свежий, әллә ничә төрле балның өч литрлы банкасы уртача 1300 сум. Яңа өлгергән Югары Чегодай туфрагында үскән кәбестә, төрле яклардан бәрәңге, помидор, алма, гөмбә дә, бозаулар, кием-салым, мал, кош-корт ризыгы, мәктәп кирәк-яраклары да бар иде. Бу юлы дистәләгән төрле фасондагы сумкалар да саттылар. Күп иде товар ярминкәдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән ярминкә саттылар казлар сумка