Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәннән Минхәеровлар Татарстан Президенты белән очрашкан

Чирмешәндә яшәүче Фәрһад һәм Әнисә Минхәеровлар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны үткәргән республиканың үрнәк гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантанада катнаштылар. Казан Кремлендәге бу чарага республиканың муниципаль районнарыннан һәм шәһәрләреннән 52 гаилә чакырылган иде. Аларның һәрберсе, шул исәптән Минхәеровлар да, үрнәк булып торырлык. Фәрһад Морадыйм улы күп елларын авыл...

Чирмешәндә яшәүче Фәрһад һәм Әнисә Минхәеровлар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны үткәргән республиканың үрнәк гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантанада катнаштылар.

Казан Кремлендәге бу чарага республиканың муниципаль районнарыннан һәм шәһәрләреннән 52 гаилә чакырылган иде. Аларның һәрберсе, шул исәптән Минхәеровлар да, үрнәк булып торырлык.

Фәрһад Морадыйм улы күп елларын авыл хуҗалыгына багыш­лаган, бүгенге көндә дәүләт ветеринария берләшмәсендә ветврач. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының, район администрациясенең Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

Әнисә Ваһабетдин кызы - район үзәк больницасында врач-терапевт. Сәламәтлек саклау системасындагы хезмәте республика Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хаты, район башлыгының Мактау грамотасы һәм башка бүләкләр белән билгеләп үтелгән.

Минхәеровлар өч ул үстерәләр. Өлкәннәре Ленар әнисе юлыннан киткән, быел Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаган, врач-терапевт. Быел гаилә дә корган, хатыны шулай ук врач булачак. Яшь гаилә Чирмешәндә яшәргә һәм эшләргә булган.

Илмир быел 2нче Чирмешән мәктәбен тәмамлап, Казан архитектура-төзелеш университетына укырга кергән. Төпчекләре Илшат әлегә мәктәптә укый.

Гаиләдә ата-ана барлык балаларына да бердәй таләпләр куя. Үзара ярдәм итешү, бер-берсен хөрмәтләү, ышанып карау, җаваплылык - гаиләнең төп принциплары. Балалар кече яшьтән үк мәдәни кыйммәтләр күреп үсәләр, өлкәннәрне ихтирам итәргә, кунакчыл булырга өйрәнәләр. Әти-әни бу яктан балаларына үрнәк. Минхәеровлар сәламәт яшәү рәвеше алып баралар, уллары милли көрәш белән шөгыльләнә.

"Гаилә кеше өчен бик мөһим, анда рухи-әхлакый традиция­ләргә нигез салына, бер-берегезне саклагыз һәм бәяли белегез, - диде тантанада Татарстан Президенты. -Гаиләләрегез бәхетле булса, Татарстаныбыз да имин булыр, чәчәк атар!"

Наталья Карпова,

район ЗАГС бүлеге начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән очрашу Татарстан Президенты Минхәеровлар