Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән техникумында күршеләр дә һөнәр үзләштерә

Нурлат аграр техникумы филиалында 201 егет һәм кыз белем ала, шуларның 75се әле быел гына студент булган. Уку йортында әле тагын вакантлы 10 урыны бар. Быел килгән студентларның 20се авыл хуҗалыгын механикалаштыру белгечлеге ала. Әлеге 9 класс белемле егетләр монда өч ел да 10 ай укыячак. Техникум филиалы эшче һөнәрләр...

Нурлат аграр техникумы филиалында 201 егет һәм кыз белем ала, шуларның 75се әле быел гына студент булган. Уку йортында әле тагын вакантлы 10 урыны бар.


Быел килгән студентларның 20се авыл хуҗалыгын механикалаштыру белгечлеге ала. Әлеге 9 класс белемле егетләр монда өч ел да 10 ай укыячак. Техникум филиалы эшче һөнәрләр әзерләүгә дә игътибар бирә. 9 класс базасында бер төркем тракторчы-машинистлар һәм бер төркем пешекче-кондитерлар да тупланган. Пешекче-кондитерлар төркемендә ике егет тә бар. 11 класс базасында эретеп ябыштыручылар да әзерлиләр техникумда. Биредә үзебезнең район яшьләре генә түгел, Нурлат, Әлмәт, Самара өлкәсенең Шентала районнары егет-кызлары да һөнәр үзләштерәләр.

-Бүгенге көндә ике төркем студентлары (пешекче-кондитерлар һәм тракторчы-машинистлар) практикада. Алар, алган белемнәрен, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, үзебезнең укыту-җитештерү базасында һәм төрле ашханәләрдә практикада кулланалар, - ди техникум филиалының укыту һәм методик эшләр буенча методисты Елена Емельянова. - Тракторчылар - сентябрь ахырында, пешекчеләр октябрь башында укуларын дәвам итәчәк.

Бу уку елында, июнь аенда техникум филиалын 77 егет, кыз тәмамларга тиеш. Шуларның 23се авыл хуҗалыгын механикалаштыру белгечлеге үзләштереп, кулларына урта махсус белем турындагы диплом алачак. Пешекче-кондитер, тракторчы-машинист, эретеп ябыштыручы кебек эшче һөнәрләре алган яшьләр дә артачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән күршеләр дә һөнәр үзләштерә Чирмешән техникумында