Чирмешән тег белән яңалыклар
-
Чирмешән укытучылары белем бирү сыйфатын яхшырту юлларын эзлиләр
Укытучыларның быелгы август конференциясе "Чирмешән муниципаль районының стратегик үсеше: шартлар сыйфатыннан - белем бирү сыйфатына" темасы буенча узды. Ивашкинодан "эшелоны белән" яшелчә килгән Киңәшмә башланыр алдыннан район мәктәпләре коллективлары балалар сәнгать мәктәбе бинасы каршындагы мәйданда үз товарларын ярминкәдә тәкъдим иттеләр. Ниләр генә юк монда?! Быелгы бәрәңгенең чиләген 100-150 сумга куйганнар,...
-
Чирмешән укытучылары август конференциясендә ярминкә оештырды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Марат Гомәров фотолары.
-
Чирмешән лицее районның мәктәпләр рейтингында беренче
Чирмешән районы гомумбелем мәктәпләрнең рейтингы № Наименование ОО Сумма баллов по ОО Кr (коэффициент рейтинга) 1 МБОУ "Черемшанский лицей" 122,00 0,78 2 МБОУ "Новоильмовская СОШ" 108,00 0,69 3 МБОУ "Староутямышевская СОШ" 100,00 0,64 4 МБОУ "Черемшанская СОШ №1" 99,00 0,63 5 МБОУ "Староильмовская СОШ" 98,00 0,63 6 ГБОУ "Кадетская школа-...
-
“Чирмешән гүзәле”н ачыклыйбыз
"Чирмешән гүзәле" бәйгесе җомга көнгә, 25 августка билгеләнгән. Аны район үзәгендәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты каршындагы паркта оештырачаклар. Кичке сәгать 4тә башланачак конкурста "Чирмешән гүзәле" -"Черемшанская красавица" район бәйгесенең 1нче тур җиңүчеләрен күрә алачакбыз. Бу көнне кызларны аш-су һәм иҗади бәйгеләрдә сынарга җыеналар. Бәйрәмдә үзешчән артистларыбыз да чыгыш ясарга тиеш....
-
Чирмешәннең баш табибы үзе үрнәк күрсәтә
Якташларыбызны гриппка каршы прививка ясатырга өндиләр. Район үзәк больницасы баш табибы Рөстәм Мирзин бу профилактик чараны беренчеләрдән булып үзе ясаткан. "Сак булыгыз, ГРИПП" акциясенә башка табибларыбыз да кушылды. Грипп - йогышлы, тын юлларына зыян салучы авыру, аның аркасында кеше өзлегергә мөмкин. Шуның өчен, медицина белгечләре чиргә каршы вакцинацияләнеп, сәламәтлек турында...
-
Чирмешәндә бәрәңге алалар
Район халкы узган атнада ук бәрәңге ала башлады. Вакыты җиткән, уңыш өлгергән, сабаклары да кипкән. Бәрәңгенең чыгышы зарланырлык түгел.
-
Чирмешәндә мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген тикшерделәр
Яңа уку елына иң яхшы әзерләнгән белем бирү оешмаларын һәм иң яхшы капиталь ремонтны ачыклау республика бәйгесендә безнең район учреждениеләре дә сынала. Аларны махсус комиссия карап китте. Әлеге бәйге комиссиясенең рәисе, Казан инновацияләр университеты ректоры Асия Тимирясова Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалының, Кармышта капиталь ремонтланган "Миләшкәй" балалар бакчасының һәм Бәркәтә...
-
Бәркәтә кибетендә аракыны тиешсез вакытта сатканнар
Райондагы сәүдә нокталарыннан узган җиде айда җан башына 6,3 литр алкоголь продукциясе (узган елда - 6,5) реализацияләнгән. Былтыр исерткечләр, шулай ук җан башына бүлгәндә, иң күбе Бәркәтәдә сатылса, быел анда әлеге саннар кимегән. Белгечләр моны бу якларда яңа нефть объектлары төзелешләре азаю белән бәйли. Ел башыннан иң күп алкоголь продукциясен...
-
Чирмешәндәге элеккеге мунча кибет итеп үзгәртеп корыла
Район үзәгендәге Техническая урамындагы җәмәгать мунчасы кибеткә әйләнә. Озак еллар буш торган бу бинаның бер өлешен сүтеп, зурайтып, матурлап, монда янәшәдәге сәүдә үзәге күченәчәк. Төзүчеләр эшкә кереште дә.
-
Чирмешәндәге музейга агач чана китергәннәр
Чирмешәндәге туган як тарихы музее тагын бер экспонатка баеды - бирегә агач чана китерделәр. Табаннары имәннән, башка урыннары нарат һәм карамадан ясалган әлеге, кечкенә, нык чананы Чирмешәндә яшәүче хезмәт ветераны Фазыйл Садриев Чистай базарында сатып алган. -Яшь вакытларның истәлеге кебек, ул бездә егерме елга якын сакланды, - ди Фазыйл Гата...
-
Югалган кешене водолазлар белән эзләделәр
Чирмешәндә инде бер атна элек үк югалган пенсионер әбине эзлиләр. Моңа район үзәге оешмаларыннан булышучылар да җәлеп иткәннәр, тик югалучы һаман табылмаган. Чирмешәннең Дзержинский урамындагы 13нче йортта яшәүче 78 яшьлек Раиса Николаевна Кабанова 13 август көнне, кичке 6да өеннән чыгып китә һәм кире әйләнеп кайтмый. Әбинең хәтере начар. Аның өстендә...
-
Иске Кадида яшәүче хатын-кызның банк картасыннан мошенниклар 57 мең сум акча урлаганнар
01 19 августта Чирмешән янгынчылары Лагерка авылында янган өйне сүндерергә барганнар. 135нче янгын частеннан хәбәр итүләренчә, ут өйнең түбәсен һәм веранданы юкка чыгарган. Ут чыгуның сәбәпләре ачыклана. Ә инде язганыбызча, үткән атна башында Керкәледә мунча янган иде. 02 Чирмешән полиция бүлекчәсенә үткән атнада 41 хәбәр кергән, өч җинаять эше кузгатылган....
-
Акча гына ярдәм итәрме?
Август аеның икенче ункөнлегендә элек дарулар урынына акчалата компенсация алган федераль ташламага ия 7 кеше 2018 елда акчадан баш тартып дару алырга теләүләре турында РФ Пенсия фондының район идарәсенә килеп гариза яздылар. -Билгеле, бу күп түгел, чөнки районда ташламага хокуклары булган 2098 инвалид бар, шуларның 1304есе дарулардан баш тарткан, -...
-
АЛЕКСЕЕВСК РАЙОНЫНЫҢ "АЛГА" КОЛХОЗЫНДА ӨЧ КЫЗ КОМБАЙНДА ЭШЛИ
Автор: Алмаз ШИҺАБЕТДИНОВ Фото: Александр Эшкинин, видео: Яков Абрамов Игеннәр өлгереп, көзге җыю вакыты җиткәч, күп кызлар кырга Instagram өчен фото төшергә барса, Алексеевск районының "Алга" колхозы кызлары иртән торып кырга эшкә чыга. Зилә, Әдилә һәм Айгөл әтиләре белән комбайнда эшли. Егетләрнең комбайнчы булып эшләве горурлык булган бер заманда бер...
-
Чирмешәнгә археологлар килә
Альберт Әхмәтҗан улы Борһанов Чиләбе өлкәсенең Кунашак районы Усть-Багарәк авылында туган. Тарихчы-археолог һәм шәрыкъ белгече. Идел-Урал төбәге, Урта Азия һәм Иран тарихын, борынгы һәм урта гасырлар археологиясен өйрәнүче. 500дән күбрәк фәнни язмалар, шул исәптән 12 уку әсбабы, 40 монография һәм китап авторы, 26 фәнни җыентыкны төзүче һәм фәнни редакторы. Татарстан...