Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Һәрберебезнең бурычы

Август аеның соңгы ункөнлегендә район башкарма комитет каршындагы административ комиссия Яңа Элмәле авыл җирлегендә, Шешминкада һәм Чирмешән урамнарында тәртипне һәм чисталыкны тикшерү буенча рейдлар үткәрде. -Тикшерү вакытында Яңа Элмәле, Иске Элмәле, Шешминка авылларында кайбер кешеләргә искәртмәләр ясалды, алар йорт яны территорияләрендә тиз арада тиртип урнаштырырга вәгъдә бирделәр, - ди комиссия...

Август аеның соңгы ункөнлегендә район башкарма комитет каршындагы административ комиссия Яңа Элмәле авыл җирлегендә, Шешминкада һәм Чирмешән урамнарында тәртипне һәм чисталыкны тикшерү буенча рейдлар үткәрде.


-Тикшерү вакытында Яңа Элмәле, Иске Элмәле, Шешминка авылларында кайбер кешеләргә искәртмәләр ясалды, алар йорт яны территорияләрендә тиз арада тиртип урнаштырырга вәгъдә бирделәр, - ди комиссия секретаре Татьяна Якимова. -Бу торак пунктларда да хуҗасыз өйләр янында, ташландык корылмалар урынында, ерганакларда һәм чишмә тирәләрендә чүп үләннәре аеруча күп. Авыл җирлекләре башлыклары кичекмәстән чара күрергә тиеш.

Чирмешәндә Техническая урамының көнчыгыш өлешендә, Бари Габдрахманов урамының кайбер урыннарында да чүп үләннәрен күрергә була.

Үз өйләре тирәсен чиста һәм пөхтә тоту - район үзәгендә һәм башка авылларда яшәүчеләрнең бурычы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән чисталык

2
X