Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Әмир авылында өч бертуган мәктәпкә бүләк ясаганнар

2013нче елны тәүге тапкыр үткәрелгән "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" республика акциясе хәзер ел саен уздырыла. Бу эштән чирмешәнлеләр дә читтә калмый, һәр елны дистәләгән якташыбыз үзләре тәмамлаган белем бирү учреждениеләренә матди ярдәм күрсәтә. Әлеге акциядә активлык Бәркәтә мәктәбен тәмамлаучылар ел саен аеруча күрсәтә. Алардан бүген Мәскәү өлкәсендә гомер итүче авылдашлары...

2013нче елны тәүге тапкыр үткәрелгән "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" республика акциясе хәзер ел саен уздырыла. Бу эштән чирмешәнлеләр дә читтә калмый, һәр елны дистәләгән якташыбыз үзләре тәмамлаган белем бирү учреждениеләренә матди ярдәм күрсәтә.


Әлеге акциядә активлык Бәркәтә мәктәбен тәмамлаучылар ел саен аеруча күрсәтә. Алардан бүген Мәскәү өлкәсендә гомер итүче авылдашлары - эшкуар Вәгыйз Фәрхетдиновны билгеләп үтү кирәктер. Ул ел саен районда әтисе истәлегенә мини - футбол буенча турнир үткәрә, мәктәп коллективына мәдәни һәм башка спорт чаралары оештыруда да булыша. Быел Вәгыйз Гаяз улы мәктәпкә музыкаль җиһаз алу өчен акча күчергән.

Яңа Элмәледә эшмәкәр Ксения Уламасова быел беренче класска кергән укучыларга бүләк ясаган, сабыйларга канцелярия товарлары алып биргән. 1977нче елны мәктәпне тәмамлаучылар да акциягә үз өлешләрен керткәннәр, спортзал идәннәрен буярга буяу алганнар.

Әмир башлангыч мәктәбендә белем алган укучылар да мәктәпләрен онытмыйлар. Мәктәп урнашкан күпфункцияле үзәк территориясен тәртиптә тоту өчен өч бертуган: Рәмзия Ихсанова , Гөлшат һәм Салават Әгъләмовлар күрсәткән матди ярдәмгә быел триммер (печән чапкыч) алганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы белеп торыгыз Чирмешән мәктәпләрен тәмамлаучылар үз мәктәпләренә еш булышалар