Чирмешән тег белән яңалыклар
-
Чирмешән эшкуарлары янына “Бизнес-десант” командасы килде
Районның кече һәм урта бизнес вәкилләре үзәк ашханәдә "Бизнес-десант" командасы белән очрашты. Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы инде өченче ел, районнарга чыгып, эшмәкәрләр белән шундый очрашулар оештыра. -Безнең дүрт "Бизнес-десант" командасы эшли. Алабуга, Яр Чаллы, Аксубай, Нурлат, Яңа Чишмә районнарында булдык та, - ди команданың спикеры Әлфия Җаббарова. - Әлеге чараның...
-
Чирмешән Яңа елны каршы ала (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
-
Чирмешән районында уяулыкны тикшерәләр
Дөньядагы сәяси вәзгыятьнең торышына карап экстремизм һәм терроризмга каршы сораулар үзләренең актуальлеген югалтмый. Илдәге оператив хәлләрдән күренгәнчә, террорчылык куркынычы кимеми, еш кына төрле шәһәрләрдә моңа кагылышлы ялган хәбәр таратучылар да очрап тора. Мондый шартларда район полиция бүлекчәсе хезмәткәрләре уяулыкларын югалтмый, бүлекчә начальнигы янына үземне дә тикшереп керттеләр. Халыкның уяулыгын ачыклау...
-
Чирмешән больницасында 20 наркоман исәптә тора
Район үзәк больницасының наркология кабинетында 20 наркоман исәптә тора, шуларның дүртесе әле быел гына ачыкланган. "Энәгә утырган" 23, 26, 27, 29 яшьлек якташларыбызның берсе - кыз кеше, гомумән, наркоманнарның икесе - хатын-кыз. Быел исәпкә куелган наркоманнарның берсе наркотиктан исереп район үзәк больницасына эләккән, ә өчесен полиция хезмәткәрләре тоткарлаган. Райондагы иң...
-
Чирмешән мемориаль үзәгендә батырлык турында шигырьләр укылачак
Мемориаль үзәктә, Ватан каһарманнары көне уңаеннан, шул исем астында музей дәресе уздыру планлаштырылган. Бу чарага беренче Чирмешән мәктәбе һәм кадетлар мәктәп-интернаты укучылары чакырулы. Мемориаль үзәктә башланган чара Геройлар Аллеясында дәвам итәчәк. Укучылар бу чарадан соң районыбыз геройлары турында күбрәк беләчәк, батырлык турында шигырьләр дә яңгыраячак. Автор фотосы Безнең сайтта укыгыз:...
-
Чирмешәндә үзсалым акчасына җәяүлеләр күпере төзелә
Чирмешәндә 2017 ел өчен халыктан 1 миллион 2 мең 800 сум үзсалым акчасы җыелган, моңа республика бюджетыннан 3 миллион 684 мең 800 сум акча кушылган. Әлеге акчаларның күп өлеше Зур Чирмешән елгасы аша җәяүлеләр күпере төзүгә тотыла. Бу эшкә 2 миллион 270 мең сумы акча каралган. -Эш өчен материаллар тулысынча...
-
Чирмешән кадетлар мәктәбенә иганәчеләрдән – яңа җиһазлар
Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты тулай торагына 3 миллион 600 мең сумлык яңа җиһазлар: шкафлар, өстәлләр, урындыклар, тумбочкалар кайтты. Аларны Яшел Үзәндәге суднолар төзү заводы бүләк иткән, иганәчеләр җиһазларны үзләре үк китереп, җыеп та биргәннәр. -Барысына да рәхмәт, монда мәктәпнең элеккеге укучысы, Рязань югары һава-десант командалык училищесы курсанты, якташыбыз Нариман Сваровскийның "әрсезләнүе"...
-
Чирмешән крепосте: йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак (ВИДЕО)
18нче гасырда төзелгән Кама арты саклау линиясендә мөһим урын алып торган Чирмешән крепосте-вал районыбыз кунакларында зур кызыксыну уята. Районга килүче туристларны да әүвәл шунда алып баралар. Туган як тарихы музее биредә ачык һавадагы музей ясау буенча да эш башлаган иде, имән капкалар, ике пушка урнаштырылды, каравылчы будкасы, кое, сакчы каланчасы...
-
Чирмешән районында тонна-тонна гошер сәдакасы җыелган
13 тонна яшелчәне башкаладагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгенә озатканнар, Казанның 1000 еллыгы мәдрәсәсенә дә бер тонна нигъмәт әзерләп куйганнар. Әлмәтнең кызлар мәдрәсәсенә - алты, малайлар мәдрәсәсенә җиде тонна көзге байлыкны үзләре килеп алганнар. -Гошер сәдакасы җыюда барлык авыллар да актив катнашты, хәтта Чумачка, Якты Тау, Яшәүче, Әмир кебек кечерәк авыллар да...
-
Зифа Кадыйрова: «Көчсез ир белән яшәү кызык түгел»
Зифа Кадыйрова кичә утырып әсәр язды да бүген популяр булды түгел. Башта аның язганнарын туган-тумачасы, таныш-белеше укып чыга, фатихасын бирә. Шуннан соң Зифа ханым кредит алып, китап бастыра, аларны кибетләргә тарата. Чаллыда яшәүче язучы, алманың пешеп, авызына төшкәнен көтеп ятмый. «Китап - гаилә бизнесы» Зифа Кадыйрова 48 яшендә каләмгә үрелә....
-
Чирмешән ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләрен Мактау грамотасы белән бүләкләделәр
Районның социаль-икътисади үсешенә керткән өлешләре, күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен, "Чирмешән районы дәүләт ветеринария берләшмәсе" нең начальник урынбасары Рөстәм Җәүдәт улы Мостафин, ветеринария фельдшеры-даруханә мөдире Ландыш Габдрахман кызы Сәмарханова, Әккәрәй участок ветеринария пункты мөдире Петр Вячеславович Еферов район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Безнең сайтта укыгыз: Бәркәтәдән бер хатын-кызның карточкасыннан...
-
Кара Чишмә ветеранын җирлек башлыгы район газетасына яздырды
Факия Илалетдин кызы Мөсәгыйтова да киләсе елда район газеты алдырачак - Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков аңа "Безнең Чирмешән"гә заказ карточкасы оформить итеп китерде. Озакламый 85 яшен тутырачак Факия әбигә бу үзенә күрә туган көн бүләге дә булды. Җирлек башлыгы аңа Өлкәннәр көне уңаеннан күчтәнәчләр дә калдырды. -Барысы...
-
Чирмешәндә инвалидлар җәмгыятенә керү ансатлаша
Мәрхәмәтлелек атнасында район инвалидлар җәмгыяте бинасына төзүчеләр килде - "Чирмешән коммуналь төзелеш предприятие"се осталары монда капиталь ремонтка тотынды. Төзүчеләр бинаны тулысынча үзгәртеп ясарга җыена. Биредә су үткәргеч, канализация челтәрләре сузып санузел ясау да планга кертелгән. Мөмкинлекләре чикле кешеләргә дә бинага керү ансатлашачак - "Каршылыксыз мохит" программасы буенча пандуслар ясалачак. Осталар...
-
Казанның авыл хуҗалыгы ярминкәсендә Татарстанның белем бирү оешмалары катнашты
Шәһәр халкына авыл хуҗалыгы продукциясе, мәктәп укучылары һәм студентлар ясаган көнкүреш предметлары, кулинар эшләнмәләр, кул эшләре тәкъдим ителде. (Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген «Казан» агропромпаркында Татарстанның муниципаль районнары һәм белем бирү оешмалары катнашында традициягә әйләнгән авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза. Шәһәр халкына авыл хуҗалыгы продукциясе, мәктәп укучылары һәм студентлар...
-
Ләйлә Дәүләтова: «Хатыннарга баерак ир, ирләргә яшьрәк хатын кирәк»
Күп тамашачылар яратып караган "Адәм белән Һава" тапшыруы озын тукталыштан соң кире "Яңа Гасыр" каналы экраннарына әйләнеп кайтты. Тапшыруның алыштыргысыз алып баручысы Ләйлә Дәүләтовага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. - Күп тамашачыларны кызыксындырган сораудан башлыйк: тапшыру өч ел дәвамында ни сәбәпле зәңгәр экраннардан югалып торды? - Барысы да бик гади:...