Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районының кайбер комбайнчылары көн саен уртача 90-120 тонна бөртек суктыра

"Күтәмә АГРОфирмасы" җәмгыяте комбайнчысы Андрей Матягин быелгы уракта да алдынгылар сафында - ул "Клаас Тукано 450" маркалы комбайнда 19 мең центнер бөртек суктырды. Көне-көне белән аның комбайн бункеры аша 90-120шәр тонна бөртек уза. Күптән түгел генә 30 яшен тутырган Андрей Викторович икенче бер алдынгы - "ЧИРМЕШӘН­АГРО"дан Айрат Хөсәеновтан чүт кенә...

"Күтәмә АГРОфирмасы" җәмгыяте комбайнчысы Андрей Матягин быелгы уракта да алдынгылар сафында - ул "Клаас Тукано 450" маркалы комбайнда 19 мең центнер бөртек суктырды. Көне-көне белән аның комбайн бункеры аша 90-120шәр тонна бөртек уза.

Күптән түгел генә 30 яшен тутырган Андрей Викторович икенче бер алдынгы - "ЧИРМЕШӘН­АГРО"дан Айрат Хөсәеновтан чүт кенә калыша. Айрат Мөхәммәтшәриф улы шундый ук маркалы комбайнда 25 мең центнер арпа, бодай, солы суктырган. Районда әлегә аңа тиңнәр юк.

"Ильхан"да бердәнбер комбайн йөртүче Альберт Мифтахов та ышанычны аклый. Бер еллык "Клаас Тукано 430"да 13 мең центнер бөртек суктырган. Альберт Наил улы аерым көннәрдә 900 центнердан күбрәк арпа уңышы җыя.

Хәлил Мөхиббуллин "Сөлчә"дә иң алда, урак күрсәткече 12 мең центнерны узган. 2013нче елгы "Полесье"да Хәлил Миндар улы арыш, арпа участокларында аеруча җитештерүчән эшләгән.

Быел "Әккәрәй" җәмгыятендә дә урып-җыю эшләрен тиз тоталар. Монда 23 яшьлек Сергей Ефремовның да өлеше зур. Сергей Григорьевич 16 еллык "Енисей"да күпләргә үрнәк күрсәтә, аның комбайны аша инде 11 мең центнерлап бөртек узган.

Шул ук хуҗалыктан Валерий Владимирович Логинов "Мак Дон"да 457 гектарда бөртеклеләрне теземнәргә салган.

Әлеге механизаторлар эшләүче күпчелек хуҗалык­ларда уңыш та яхшы, гектардан 48-37 центнер. Шуңа күрә бункерлар тиз тула.

Район буенча алганда, бөртекле-кузаклыларның 18 мең 639 гектарыннан (51 процент) уңыш суктырып алынган (бу мәгълүматлар 29 августка).

"Лениногорск АГРОфирмасы", "ЧИРМЕШӘН­АГРО", "Әккәрәй", "ҮтәмешАГРО", "Сөлчә" җәмгыятьләрендә бу күрсәткеч 93-56 процент ук.

1735 гектарда арыш һәм уҗым бодае чәчелгән (тиешленең 12 проценты).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районы Чирмешән 90120 тонна бөртек суктыра уртача