Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәнлеләр үз хокукларын белеп бетерми

Районыбыз гражданнары үз хокукларын һәм бурычларын беләме, гомумән без Россия Федерациясе һәм Татарстан Конституцияләре белән танышмы? Рәиф Сәйфетдинов (район суды рәисе): - Яшереп булмый, халыкта хокукый грамоталылык, шул ук Конституцияләрне, законнарны белү бик түбән дәрәҗәдә. Кайвакыт безгә, судка хас булмаган мәсьәләләр буенча, яки юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Югыйсә, алар...

Районыбыз гражданнары үз хокукларын һәм бурычларын беләме, гомумән без Россия Федерациясе һәм Татарстан Конституцияләре белән танышмы?

Рәиф Сәйфетдинов (район суды рәисе): - Яшереп булмый, халыкта хокукый грамоталылык, шул ук Конституцияләрне, законнарны белү бик түбән дәрәҗәдә. Кайвакыт безгә, судка хас булмаган мәсьәләләр буенча, яки юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Югыйсә, алар еш кына адвокатларга, юридик хезмәтләргә кагылган сораулар була. Суд, халык белеп торсын иде, юридик ярдәм күрсәтми: әгәр дә ул баштан ук бер якнын хокукларын яклауга баса икән, икенче як хокукы кимсетелә, көрәш рухы (состязательность) принцибы югала. Шул мисалда гына да законнарны тирәнрәк өйрәнү мәктәп эскәмиясеннән үк башланырга тиеш дип саныйм. Аннан инде урта һәм югары уку йортларында да бу мәсьәләгә зур әһәмият бирү зарур.

Безгә соңгы арада милек проблемалары, җир, пай жирлэре мәсьәләләре буенча еш мөрәҗәгать итәләр. Әйтик, милек хуҗасы вафат була икән, аның милкенә дәгъва кылучы варис 6 ай эчендә нотариуска мөрәҗәгать итәргә тиеш. Алай эшләнмәсә, бу мәсәьәләне суд кына хәл итә, ә бу очракта эш четерекләнә, катлаулана, кешегә мәшәкате арта. Милек кабул итүчегә ни сәбәпле вакытында мөрәҗәгать итмәвен дәлилләргә кирәк була. Кыганычка каршы, бу очракта юридик грамотасызлык исәпкә алынмый. Тагын бер мисал. Белмәү аркасында, кагыйдә бозган машина йөртүчеләр беркетмә төзегәндә, хаклыгын язып аңлату урынына, кайвакыт аңлатма (объяснение) бирүдән баш тарталар. Аннан эш судка килеп җиткәч, бу "тискәрелек", кагыйдэ буларак, алар файдасына булмый. Әлбәттә, Конституция тарафыннан аңлатма бирүдән баш тарту, яисә аңлатманы адвокат янында гына бирү хокукы да бирелгән.

Мәгълүм әйбер, законны белмәү җаваплылыктан азат итми. Шуның өчен законнарны белмәгән очракта юридик ярдәм күрсәтүне сорап, адвокатларга, юристларга мөрәҗәгать итү дөрес булыр иде. Бу очракта үзеңнең хокукларыңны яклау да, дөреслекне исбатлау да күпкә җиңеләя.

Фәнис Шәфыйков (Кара Чишмә мәктәбе укытучысы): - Конституция ул - төп закон, дәүләтебезнең нигезе. Аны исә һәркемнең белүе зарур, чөнки бу документта безнең хокук һәм бурычларыбыз язылган. Әмма аны барча кеше дә беләдер дип әйтеп булмый, әле, өстәвенә, Конституциягә үзгәрешләр дә кертеп торалар.

Соңгы елларда хокукый дәүләт төзүгә омтылыш буларак, Конституциягә зур игътибар ителә. Мәктәп программаларына да әлеге темага шактый вакыт каралган. Тик, кызганыч, чынбарлык тормышта кешегә күбесенчә бурычларны искә төшереп торалар, хокукларыбызны "оныталар". Кеше Конституция нигезендә үз-үзен яклый алсын иде.

Рушания Әхмәдуллина (районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе): - Халык законнарны белми дигән булабыз да, безгә мөрәҗәгать итүче хәтта әби-бабайлар да социаль яклау белән бәйле мәсьәләләрдә шактый хәбәрдар. Әйтик. "Хезмәт ветераны"н алганда, санаторийларга барганда нинди документлар, язулар тутырасы - алар барысын да алдан белеп килә. Ә яшь ата-аналар балалар пособиесын алганда законнарга нигезләнеп эш итә.

Бөтенесе дә юрист түгел бит инде, әгәр дә безгә мөрәҗәгать итүчеләр законнарда ни дә булса аңлап җиткермәсә, хезмәткәр кызларыбыз барысын да аңлатып бирергә тырыша.

Ә Коституцияне без белергә тиеш, ул - дәүләтнең төп кануны, башка законнар да шуңа нигезләнеп языла.

Әлбәттә, акка кара белән язылганнан тыш, "язылмаган законнар" да бар. Әйтик, вакыт-вакыт ялгыз калган әти-әниләрен, бик якын туганнарын картлар йортларына тапшыручыларны кеше буларак күңелем кабул итеп бетерә алмый. Югыйсә, закон буенча да, Гаилә кодексында да бала әти-әнисен карарга тиеш, диелгән. Кайвакыт хокукларыбызны беләбез, ә бурычларыбызны белергә теләмибез.

Ландыш Фәсхетдинова (нотариус): - Россия Конституциясендә дәүләтнең үз гражданнарының хокукларын саклау һәм яклау бурычы хакында әйтелгән. Беркемнең дә хокуклары чикләнергә тиеш түгел. Дәүләт кеше хокукларына һәм ирегенә тыкшыну түгел, киресенчә, шәхес хокукларны, аның иреген тормышка ашыру өчен дәүләт шартлар тудырырга тиеш.

Нотариат та гражданнарның һәм юридик затларның закон нигезендә хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән кеше һәм закон Чирмешәнлеләр үз хокукларын белеп бетерми