Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Үтәмештән Мәрхүмә әбигә яңа гаиләдә рәхәт

Иске Үтәмеш авылында Хөснетдиновлар гаиләсе ишәйгән. "Өлкән кешене тәрбиягә алучы гаилә" республика программасы буенча алар күрше әбисен - Мәрхүмә Мөхәммәтшинаны бөтенләйгә үзләренә алып кайтканнар. Бу безнең районда беренче шундый гаилә. Мәрхүмә әби инде өч елдан артык көн яктысыннан мәхрүм: аның ике күзе дә күрми. Моңа кадәр дә озак еллар бер...

Иске Үтәмеш авылында Хөснетдиновлар гаиләсе ишәйгән. "Өлкән кешене тәрбиягә алучы гаилә" республика программасы буенча алар күрше әбисен - Мәрхүмә Мөхәммәтшинаны бөтенләйгә үзләренә алып кайтканнар. Бу безнең районда беренче шундый гаилә.


Мәрхүмә әби инде өч елдан артык көн яктысыннан мәхрүм: аның ике күзе дә күрми. Моңа кадәр дә озак еллар бер күзе генә күргән, ә инде икенчесе дә начарлана башлагач, Руфия аны Самарага операциягә алып бара, тик файдасы гына булмый, берничә айдан әби бөтенләй сукырая.

-Моңа кадәр дә Мәрхүмә әбине карап тордык, мунчадан калдырмадык, нәрсә пешерсәк тә аңа алып бара идек. Өе нык тузган, утын ягып җылытыла иде. Күпме генә үзебездә торырга чакырсак та - ризалашмады, әллә безне борчыйсы килмәдеме, - ди Руфия. - Быел "Үзем генә кунарга да куркам,"- дия башлады, безгә күченергә риза булды. Инде бит яше дә бар, Ходай язса, 1 ноябрьдә 90 яшь тула. Монда безгә дә уңай, үзенә дә яхшы, җылы өйдә, гел күз алдында.

Әби үзе дә бик канәгать, Руфиягә рәхмәтләрнең чиксезен тели, яшь бала караган кебек тәрбияли, кашыктан ашата, ди.

Мәрхүмә әби тормышка чыкмаган, әти-әнисен тәрбияләп, аларны соңгы юлга озаткан, калган гомерен ялгызы яшәгән. Аның яшүсмер еллары авыр сугыш елларына туры килә.

-Кызым, мин эшләмәгән эш калмады инде, балам, ирем булмагач бөтен җиргә җибәрделәр. Нурлаттан, җилкәгә салып, 20шәр килограмм орлык алып кайта идек, - ди Мәрхүмә әби. - Урман да кистем, җир дә сукаладым, бозаулар, дуңгызлар карадым, көтү дә көттем.

Яшь вакытында үзе дә изгелекле, ярдәмчел булган Мәрхүмә әби, Шәүкәт белән Руфиянең улын һәм кызын үстерергә булышкан. Әби аларны яратып "кызым", "улым" дип кенә тора. Балалар да әбине үз итәләр.

Безнең сайтта укыгыз:

Чирмешән районында берәүдән 300 мең сум таләп иткән алдакчы 1 тиен дә ала алмаган

http://www.nashcheremshan.ru/tt/the-news-tat/item/17366

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән Безнең якташлар яңа гаиләдә рәхәт Мәрхүмә