Чирмешәндә иң моңлы мөнәҗәт әйтүчеләр -"Ядкарь" ансамблендә
Безнең якташлар

Чирмешәндә иң моңлы мөнәҗәт әйтүчеләр -"Ядкарь" ансамблендә

Чирмешән мәчетендә беренче районкүләм мөнәҗәт укучылар бәйгесе узды. Иң матур, моңлы мөнәҗәт әйтүчеләрне хатын -кызлар арасыннан ачыкладылар. Бәйгедә Иске Кади, Лашман, Кармыш, Чирмешән, Иске Үтәмеш һәм Бәркәтә авылларыннан 60 кеше катнашты. Хатын-кызларыбыз төркемнәргә бүленеп ярыштылар. Чирмешәннең "Ядкарь" төркемендәге хатын-кызлардан да моңлырак итеп мөнәҗәтләр башкаручы табылмады - алар беренче урында. Лашман...

Чирмешән мәчетендә беренче районкүләм мөнәҗәт укучылар бәйгесе узды. Иң матур, моңлы мөнәҗәт әйтүчеләрне хатын -кызлар арасыннан ачыкладылар.

Бәйгедә Иске Кади, Лашман, Кармыш, Чирмешән, Иске Үтәмеш һәм Бәркәтә авылларыннан 60 кеше катнашты. Хатын-кызларыбыз төркемнәргә бүленеп ярыштылар. Чирмешәннең "Ядкарь" төркемендәге хатын-кызлардан да моңлырак итеп мөнәҗәтләр башкаручы табылмады - алар беренче урында. Лашман һәм Бәркәтә авылларыннан килгән мөнәҗәтчеләр икенче урынны бүлештеләр. Кармыш һәм Иске Үтәмеш авыллары төркемнәре - өченче урында. Җиңүчеләргә Чирмешән мөхтәсибәтенең Мактау грамоталары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Чирмешәннән Рушания Шакирова һәм Бәркәтәдән Алсу Җамалиевалар, бәйгедә актив катнашканнары өчен, Рәхмәт хатына ия булдылар.

Мөнәҗәт - 1. Аллага ялвару, мактау сүзләре әйтү.

2. Дини тезмә әсәр.

Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән.

Автор фотолары


undefined беренче районкүләм мәчетендә мөнәҗәт укучылар

Нет комментариев