Укучылар тег белән яңалыклар
-
Чирмешәндә иң моңлы мөнәҗәт әйтүчеләр -"Ядкарь" ансамблендә
Чирмешән мәчетендә беренче районкүләм мөнәҗәт укучылар бәйгесе узды. Иң матур, моңлы мөнәҗәт әйтүчеләрне хатын -кызлар арасыннан ачыкладылар. Бәйгедә Иске Кади, Лашман, Кармыш, Чирмешән, Иске Үтәмеш һәм Бәркәтә авылларыннан 60 кеше катнашты. Хатын-кызларыбыз төркемнәргә бүленеп ярыштылар. Чирмешәннең "Ядкарь" төркемендәге хатын-кызлардан да моңлырак итеп мөнәҗәтләр башкаручы табылмады - алар беренче урында. Лашман...
-
Ивашкинода район газетасын укучылар саны арта
Ивашкино элемтә бүлекчәсе хат ташучысы Людмила Гаврилова бүген 96 йортка "Безнең Чирмешән"-"Наш Черемшан" газетасын тарата. Яңа елдан хат ташучы район газетасын Нина Романовага да китерә башлый. Пенсия фондының район идарәсе начальнигы Гөлфия Гыймранова ветеранга район газетасына заказ оформить иткән. -Нина Николаевна озак еллар колхозда эшләп ялга чыккан. Ул элегә кадәр...
-
Иске Котыштан Антон Рабинның хыяллары зур
Иске Котыш мәктәбеннән 3нче класста укучы Антон Рабин, үскәч, уйлап табучы булам, ди. Булыр да, ул "4"ле һәм "5"ле билгеләре генә ала. Балалар бакчасына йөргәндә үк, мультфильмнар аша, химик элементларны танып белергә өйрәнгән. Антон әдәбият, инглиз теле, музыка һәм физкультура дәресләрен көтеп ала, җырларга һәм чаңгыда йөрергә ярата.
-
Иске Котыш укучыларын туңдырылган җиләк-җимештән тәмле компот белән сыйлыйлар
Ольга Хайсанова инде 11 ел Иске Котыш мәктәбе укучыларын тәмле ашлар белән сыйлый. Без барган көнне дә пешекче апалары аларга "дуслык" боткасы пешергән иде. -Ольга Васильевнаның ашларын бик яратып ашыйбыз, боткалары да, итле һәм балыклы ашлары да бик тәмле, - ди 8 класс укучысы Полина Шохина. Мәктәп яны тәҗрибә участогында...
-
Чирмешән районы мәктәпләре укучылары тонна-тонна макулатура җыйган
Иске Кади урта мәктәбе укучылары быел 1 тонна макулатура җыеп, хәзерләүчеләргә тапшырганнар да. Җыелган чималны Зәйдән килеп алганнар, мәктәп 3000 сум акча эшләгән. Искекадилыларның запаслары тагын бар. -Без мәктәптә черновикларны да чүплеккә ташламыйбыз, аерым җыеп барабыз, - ди Иске Кади урта мәктәбенең технология укытучысы Айгөл Гыйрфанова. -Укучыларга макулатура җыярга әти-әниләре,...
-
Татарстанда тагын бер укучы үз-үзенә кул салган
Фаҗига Балтач районы Норма авылында булган. 15 яшьлек үсмер малай үз-үзенә кул салган. Әле күптән түгел генә шушыңа охшаш хәл Кукмара районында да булган иде. Анысында гомерен чикләүче үсмернең мәктәптә имтиханнар белән проблемалары да булган, дип сөйләделәр. Ә 24 апрельдә гомере өзелгән, Норма урта мәктәбенең 8 нче сыйныфында укыган малайның...
-
Иске Элмәле укучылары яхшы укып, медальле булдылар
Матур традиция буенча, узган шимбә көнне барлык мәктәпләрнең чыгарылыш класс укучылары район үзәгенә җыелды, алар өчен бал узды. Яшьләр мәйданчыгына 14 урта мәктәпне тәмамлаучы 156 укучы, укытучылар һәм әти -әниләр килгән иде. Быел да иң зур чыгарылыш Чирмешән лицеенда, монда 11 классны 37 бала тәмамлый, Лашман мәктәбен - 20, 1нче...
-
Чирмешән укучылары имтиханнар тапшыра
12 май көнне 9 класс укучылары татар теле буенча бердәм республика тестлаштыруы үтте, инде аның нәтиҗәләре дә билгеле. Имтихан тапшырган 256 укучының 34се минималь балларны җыя алмаган. 38 егет һәм кыз сынауны "5" билгесенә тапшырганнар. 93 укучы - "4"ле, 89 бала "3"ле алган. Бу начар билгеләр укучыларның аттестатларын "бозмаячак", анда...
-
Бер бүлектә – ике һөнәр
Надежда Чернова Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалына күрше Сәләй авылыннан килеп укый. Усадьба хуҗабикәсе бүлегендә укучы кыз пешекче, хисапчы-учетчица белгечлекләре алып чыгачак. -Надежда бик яхшы оештыручы, фәннәрне тиз үзләштерә, группадашларына да булыша. Мастерларга да ярдәме зур, - диләр аның турында укытучылары. Эшче һөнәренә сорау бар. Бу белгечлекләр буенча эш табу...