Чирмешәндә иң моңлы мөнәҗәт әйтүчеләр -"Ядкарь" ансамблендә
Чирмешән мәчетендә беренче районкүләм мөнәҗәт укучылар бәйгесе узды. Иң матур, моңлы мөнәҗәт әйтүчеләрне хатын -кызлар арасыннан ачыкладылар.
Бәйгедә Иске Кади, Лашман, Кармыш, Чирмешән, Иске Үтәмеш һәм Бәркәтә авылларыннан 60 кеше катнашты. Хатын-кызларыбыз төркемнәргә бүленеп ярыштылар. Чирмешәннең "Ядкарь" төркемендәге хатын-кызлардан да моңлырак итеп мөнәҗәтләр башкаручы табылмады - алар беренче урында. Лашман...