Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

“Безнең Чирмешән”не Асбест шәһәрендә дә укыйлар

Свердловск өлкәсендә яшәүче туганыма берничә ел элек район газетасын җибәрдем. "Мондагы якташлар "Безнең Чирмешән"не кулдан-кулга йөртеп, "ертып бетерделәр" - дип язган иде ул соңыннан. Туган телдә язылганнар милләттәшләребезгә шулай кадерле булган, күрәсең. Анда тамырлары Кәминкәдән булган райондашлар да бар ди, белмим, кайсы Кәминкәдер. Туган яклардан килгән газетаны алар да яратып...

Свердловск өлкәсендә яшәүче туганыма берничә ел элек район газетасын җибәрдем.

"Мондагы якташлар "Безнең Чирмешән"не кулдан-кулга йөртеп, "ертып бетерделәр" - дип язган иде ул соңыннан. Туган телдә язылганнар милләттәшләребезгә шулай кадерле булган, күрәсең. Анда тамырлары Кәминкәдән булган райондашлар да бар ди, белмим, кайсы Кәминкәдер. Туган яклардан килгән газетаны алар да яратып укыган.
Туганым Шамил Сәхапов - Свердловск өлкәсенә 60 елларда шахтага киткән кеше. Аннан Туймәткә ул кунакка гына кайтып йөрде. Хәзер Асбест дигән шәһәрдә яши. Шушы якташыма, инде берничә ел, җае чыкканда, район газетасын җибәргәләп торам. Авыл тарихы турында чыккан китапларны да ул кадерле бүләк итеп кабул итте.
Берсендә шулай, телевизордан "Халкым минем" тапшыруында Красноярск краен күрсәттеләр. Бер хатын-кыздан интервью алалар. Ул тамырларыбыз Чирмешән районының Туймәт авылыннан, дип сөйләде. Кызык тоелды, соңыннан шушы авылдашым турында интернет аша телефонын табып, элемтәгә чыктым. Әлеге ханымның - Галиянең әтисе Вәли абзый Бәдретдинов (мәрхүм Вәҗинең туганы) яшь чагында ук шул якларга киткән булган. Аның кызы Галия бик дини кеше. Улы Рәшит - Казанка дигән авылда җирле үзидарә башлыгы. Район газетасын мин аларга да почта аша җибәргәлим. Рәхмәт әйтеп язалар.
"Безнең Чирмешән"не үзем дә яратып укыйм. Районда ниләр бар - бөтен хәбәр шунда бит. Газета оештырган "Минем кадерле бүләк" бәйгесе йомгаклары буенча бүләкләделәр дә. Фотога да төшереп, газетада бастырдылар. Бу язманы җыеп куйдым. Гомумән, истәлекле, кызыклырак мәкаләләрне аерым папкага туплап барам мин.
Бу ай газеталарын ерактагы авылдашларга тагын җибәрәм. Так что, алар да белсен әле Чирмешән яңалыкларын.
Мөҗип Кәримов.
Туймәт авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Туймәт авылы. Свердловск район газетасы