Туймәт авылы. тег белән яңалыклар
-
Туймәттән Фәссаховларның сөт "бизнесында" балалар да мәшгуль (+ФОТО)
"Уттыр" бу гаилә. Болар кайчан ял итә икән? Мәктәп баласына чаклы эшкә чумган Фәссаховлар белән очрашкач, башка шундый уйлар килде. Гомумән, Туймәттә малчылык, сөт "бизнесы" күпләрне шулай йоклатмый. Фәссаховларның мәчет янындагы йортлары янына кичке буйда килеп туктадым. Абзарларында әле ут яна: кичке савым икән. 8 нче сыйныфта укучы Алинә аппарат...
-
Туймәттән 80 яшьлек Шакир Галимов әле дә "постта"
Авылда халык һәрдаим "бәрелә" торган, бигрәк тә карт-корының гозер-йомышы еш төшә торган аерым осталар була. Туймәттә Шакир абый Галимов та үз заманында авылдашларына әнә шулай ярдәм кулы сузарга иренми. Бигрәк тә авылга су, газ керткәндә токарь янына кеше өзелмәгән. Иртән йокысыннан торган адәм баласына әүвәл юынырга, чәен куеп эчәргә су...
-
Куе сөткә өстәмә түләү тиеш
Шәхси хуҗалыклардан соңгы атналарда иң күп сөтне Туймәттән тапшырганнар. Бер сыерга исәпләгәндә уртача 7,5 литр сөт туры килә. Чирмешән белән Лашман авыл җирлекләрендә дә бу эштән керем алучылар байтак. Соңгы ун көндә районның 18 авыл җирлеге авылларыннан көненә уртача 8500 килограммлап сөт җыелган. Шешминка, Түбән Кармалка, Күтәмә авыл җирлекләрендә сөт...
-
Туймәт терлекчеләре эшсез калган
"Чирмешән агрохезмәтләре" җәмгыяте "Туймәт" бүлекчәсенең кайчандыр дуңгызлар һәм мөгезле эре терлек асралган фермалары ишекләренә йозаклар эленде. Соңгы 50 баш тана һәм үгезләрне Бәркәтәгә озатканнар. 12 терлекче эшсез калган. Моңа кадәр хуҗалык фермасында 350 баш мөгезле эре терлек асраганнар. 130 савым сыеры, 150ләп тана һәм үгез, 70ләп яшь бозауның күп өлеше...
-
Туймәтлеләргә пай җирләре өчен түләнәме?
Инвесторлар (аларны Бөгелмәдән, диләр) узган елда бездә беренче тапкыр бер пайга 500 сум күләмендә акча биргән иделәр. Һәр пай өчен салымны да түләделәр. Ә быел аны үзебез түләдек. Акчасы да күренми әле. Ничек булыр икән? Шул мәсьәләгә ачыклык кертсәгез иде. Зөһрә Галимова. Туймәт авылы. Әлеге сорауга Туймәт авыл җирлеге башлыгы...
-
Туймәттә артистлардан үрдәк йолкытканнар
Ралия Бәдретдинова 30 баш үрдәк үстереп, аларны йолку өмәсенә хезмәттәшләрен - районнның "Мәдәният энҗеләре" артистларын дәшкән. Югары Кәминкә, Кара Чишмә, Бәркәтә, Түбән Чегодай авылларының җырчы, биючеләре, сүз осталары белән күмәк эшнең бетүе сизелмичә дә калган, ди. Якташ шагыйрәбез Галия Сафиуллинаның шушы артистларыбызга багышланган мондый шигырь юллары да бар икән әле:...
-
Туймәттә зур янгын булды (+ФОТО)
26 июль көнне, көндезге икеләр тирәсендә бу авылда янгын чыгып, бер гаилә йортсыз калды. Әле ярый халык казага каршы дәррәү купкан, янгын сүндерүчеләр дә вакытында килеп җиткән. Югыйсә, җилле коры көнне ут тагын да ныграк зыян салган булыр иде. Утны сүндерергә Чирмешәннән - ике, Лашманнан һәм Бәркәтәдән берәр янгын сүндерү...
-
Нәгыйм Мортазин Туймәт мәктәбенә булыша
Үткән ел, капиталь ремонттан соң, Туймәт мәктәбе танымаслык булып үзгәрде. Билгеле, заманча мәктәпкә яңа эленмә такталар, стендлар кирәк иде, алар да булды. Бу эшне башкарып чыгуда туймәтлеләргә авылдашлары Нәгыйм Мортазин булышкан. Ул мәктәпкә 150 мең сум акча биргән. -Нәгыйм Зыя улына без бик рәхмәтле, - ди мәктәп директоры Рәзилә Шәрифуллина....
-
Туймәттә яшәүче бабам “гаилә бакчасы“ үстерә
Туймәттә яшәүче бабам белән әбием - Саимә һәм Мөҗип Кәримовлар 54 ел бергә гомер кичерәләр. Олы яшьтә булсалар да, алар терлек, тавык-чебеш асрыйлар, умарта тоталар. Бабамның тагын бер шөгыле бар, ул табигатькә гашыйк кеше. Керкәле белән Туймәт арсындагы Олы саз иңкүлегендә әтисенең әтисе Сәхап бабай казыган чишмәне чистартып, төзекләндереп тора,...
-
Чирмешән районындагы һәр ана һәйкәлгә лаек
Районда Ана һәйкәле кую турында сүз бара, район газетасында да бу фикерне күпләр хуплап чыкты. Моның белән мин дә килешәм, чөнки һәрберебезнең әнисе олылауга, зурлауга лаек. Үзең әни булгач, аның кадерен тагын да ныграк аңлый башлыйсың. Әниебез Гамирә 1 яшь ярымда әнисез калып, үги әни тәрбиясендә үсә. Газизебез үзе дә...
-
Туймәттә кибет басканнар
24 еннән 25 февральгә каршы төндә караклар бу авылдагы шәхси кибеткә үтеп кергәннәр. "Чирмешән" полиция бүлекчәсеннән белешүебезчә, караклар азык-төлек, спиртлы эчемлекләр алган. Бу уңайдан тикшерү эшләре бара.
-
“Безнең Чирмешән”не Асбест шәһәрендә дә укыйлар
Свердловск өлкәсендә яшәүче туганыма берничә ел элек район газетасын җибәрдем. "Мондагы якташлар "Безнең Чирмешән"не кулдан-кулга йөртеп, "ертып бетерделәр" - дип язган иде ул соңыннан. Туган телдә язылганнар милләттәшләребезгә шулай кадерле булган, күрәсең. Анда тамырлары Кәминкәдән булган райондашлар да бар ди, белмим, кайсы Кәминкәдер. Туган яклардан килгән газетаны алар да яратып...
-
Сугыш туймәтлеләрне дә аямады
Бөек Җиңү бәйрәме һәр кеше өчен кадерледер. Күпме кеше гомерләре хисабына безгә ирекле тормыш яуланган. Ул чакта патриотизм хисе көчле булган, һәркем Бөек Җиңүне якынайтуга өлеш кертергә омтылган. Сугыш безнең Галимовлар гаиләсенә дә рәхимсез кагыла. Касыйм бабай белән Мәгъдәнүс әбинең кече уллары Габдрахман яу кырында ятып кала. Бу вакытта аңа...
-
Туймәтлеләр халыкны бүген “Тукай янына“ чакыра
Район үзешчәннәренең чираттагы бәйгесе - "Туган як җәүһәрләре" фестивале бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланачак. Фестивальнең беренче турын Туймәт артистлары быел ук башлый. Алар бүген, 10 декабрьдә яшьләрнең ял итү үзәгендә чыгыш ясаячак. Керү бушлай. Тамашачыларны кичке алтыга көтәләр.
-
Туймәттә Әхмәдулла Шәфигуллин турында китап тәкъдим иттеләр
Һәр авылның, һәр төбәкнең күренекле кешеләре булган кебек, Туймәт авылы да андыйларга бай. Киләчәк буын да алар турында белсен өчен, бу хакта сөйләргә, кәгазь битләренә язып калдырырга кирәк. Нәкъ шундый авылдашлары - Әхмәдулла Шәфигуллин турында китап бастырырга уйлаганнар да инде туймәтлеләр. Китапның авторы - педагогия фәннәре кандидаты, бик күп популяр...