Евгений Ромин автор яңалыклары
-
Чирмешән кешесе үз өендә бер ел буе наркотик матдәләр саклаган
Район суды 30 яшьлек Чирмешән кешесенә карата, сату максаты куймыйча наркотик матдәләр юллаган һәм аларны үзендә саклаган өчен, хөкем карары чыгарды.
-
Чирмешән районы призывникларына транспорт белән булышачаклар
Редакциягә Ульяновка урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы – булачак Ватанны саклаучының әти-әнисе мөрәҗәгать итте: алар балаларын Чирмешәнгә – хәрби комиссариатка һәм медицина комиссиясенә үз хисапларына йөртергә тиешме?
-
Ульяновка авылы кешесеннән булмаган бурычын түләттермәкчеләр
Вакытлыча Кырым Республикасында эшләүче Ульяновка авылы кешесенә бер оешмадан займ килешүе буенча бурычын каплау таләбе белән хат килгән. Якташыбыз исә андый килешү төземәдем, ди. Әлеге уңайдан тикшерү бара.
-
Чирмешәнлеләр өчен кызыклы мәгълүматлар 2021 елда сан алудан соң билгеле булачак
2021 елдагы халык санын алу вакытында, элеккеге кебек, исәп алуның төп берәмлеге йорт хуҗалыгы булачак. Бу, гадәттә, бер торак йортта яки аның бер өлешендә яшәүче гаилә.
-
“Чирмешәнагрохезмәтләре” җәмгыяте фермасыннан ике баш терлек югалган
2 нче декабрьгә каршы төндә “Чирмешәнагрохезмәтләре” җәмгыятенең Югары Кармалка авылы янындагы фермасыннан ике баш мөгезле эре терлекне урлаганнар. Бу уңайдан тикшерү бара.
-
Чирмешән районында ялган йөртү таныклыгыннан файдаланган машина йөртүче тоткарланган
ЮХИДИ инспекторлары төнге сәгатьләрдә Ивашкино авылында ялган йөртү таныклыклы “Фольксваген Поло” автомобиле йөртүчесен тоткарлаганнар. Аңа җинаять җаваплылыгы яный.
-
Чирмешән районында бер ир-ат балигъ булмаган кызына тупас мөнәсәбәте өчен хөкем ителгән
Чирмешән районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы 44 яшьлек ир-атка карата хөкем карары чыгарган – гаеплегә, кызын тиешенчә тәрбияләмәве һәм аңа тупас мөнәсәбәте өчен, ирегеннән мәхрүм ителү җәзасы билгеләнгән.
-
Чирмешәндә исерек хәлдә кабат автомобиль йөртүче 65 яшьлек ир-атны колониягә озатканнар
Район суды исерек килеш кабат автомобиль руле артына утырган Иске Кади кешесен ирегеннән мәхрүм иткән.
-
Чирмешәндәге Күл буе паркы территориясеннән субайлар һәм төзелеш аскуймалары урланган
Район үзәгендәге Күл буе паркы территориясеннән 8 металл субай һәм төзелеш аскуймалары юкка чыккан. Материаль зыян күләме 24 мең сум. Бу эш буенча тикшерү бара.
-
Мошенниклар Чирмешән районы кешесен банкка “эшкә алганнар”
Билгесез адәмнәр, үзләрен банк хезмәткәрләре дип ялганлап, бер райондашыбызның персональ мәгълүматларына ия булалар һәм корбаннарының карточкасыннан 11700 сум акчасын урлыйлар. Сумманың бер өлеше хатын-кызны банкка “эшкә алу” өчен тотылган. Әлеге уңайдан җинаять эше кузгатканнар.
-
Чирмешәндә бер исерек студентлар алдында “чыгыш ясаган“
Аграр техникум бинасына исерек хәлдә килеп, студентлар янында сүгенгән гражданин В.га закон каршында җавап бирергә туры киләчәк.
-
Альберт Латыйпов Чирмешән районында эшмәкәрлекне үстерү юлларын эзли
Альберт Латыйповны районда күпләр белә. Энергияле, инициативалы эшмәкәр дип кенә түгел, ә район Эшмәкәрләр җәмәгать Советы рәисе һәм ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең күптән түгел районда билгеләнгән җәмәгать вәкиле буларак та. Бизнес һәм эшмәкәрләрнең хокукларын яклауга кагылышлы эшчәнлеге хакында Альберт Яхья улы белән корреспондентыбыз Евгений Ромин сөйләште.
-
Көмешкә саткан чирмешәнлегә 50 мең сум штраф сукканнар
Район суды законсыз рәвештә алкоголь сатучыга 50 мең сум штраф җәзасы биргән.
-
Чирмешәндә район башкарма комитеты җитәкчесе билгеләнде
Әлеге вазифага, моңа кадәр дә шушы постны биләгән, Илфат Нәгыймулла улы Шәйдуллин билгеләнде. Район Советы депутатларының алтынчы чакырылыш утырышында күпчелек депутатлар аның өчен тавыш бирделәр.
-
Кырыкалдарлар Чирмешән районында яшәүче хатын-кызның акчасын урлаганнар
“Одноклассники“ сайтын файдаланып, алдау юлы белән, бер райондашыбызның 3116 сум акчасын урлаган затка карата җинаять эше кузгатылган.