Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы призывникларына транспорт белән булышачаклар

Редакциягә Ульяновка урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы – булачак Ватанны саклаучының әти-әнисе мөрәҗәгать итте: алар балаларын Чирмешәнгә – хәрби комиссариатка һәм медицина комиссиясенә үз хисапларына йөртергә тиешме?

Әлеге сорауны без Чирмешән һәм Аксубай районнарының хәрби комиссары Дмитрий Палаткинга юлладык.

-Дөресен генә әйткәндә, мондый сорауны беренче генә ишетәм, призывникларны Чирмешәнгә алып килүдә әлегә кадәр  проблема булмады. Әгәр дә ата-аналарда бу яктан кыенлык туа икән, авыл җирлекләре башкарма комитетларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аларның штатында беренчел хәрби учет өчен (ярты ставкада) җаваплы кеше бар, әлеге бурычны гадәттә башкарма комитет хезмәткәрләренең берсе үти. Ул, авыл җирлеге башлыгы булышлыгында, транспорт белән ярдәм итәргә тиеш, - дип җавап бирде хәрби комиссар.

 фото: Марат Гомәров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X