Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Кырыкалдарлар Чирмешән районында яшәүче хатын-кызның акчасын урлаганнар

“Одноклассники“ сайтын файдаланып, алдау юлы белән, бер райондашыбызның 3116 сум акчасын урлаган затка карата җинаять эше кузгатылган.

Гомумән, 22-28 октябрьдә район полиция бүлекчәсенең кизү частенда 29 хәбәр кабул иткәннәр.

Район юлларында 2 юл-транспорт вакыйгасы булган, матди зыян белән – имгәнүчеләр юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 38 очрагы ачыкланган, бер машина йөртүче автотранспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.

Полициянең участок уполномоченныйлары 13 административ беркетмә төзегәннәр.

Билгесез кешеләр Урманасты Үтәмеш авылындагы бер хуҗалыктан тимер торбалар урлап чыкканнар.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлекчәсеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев