Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ульяновка авылы кешесеннән булмаган бурычын түләттермәкчеләр

Вакытлыча Кырым Республикасында эшләүче Ульяновка авылы кешесенә бер оешмадан займ килешүе буенча бурычын каплау таләбе белән хат килгән. Якташыбыз исә андый килешү төземәдем, ди. Әлеге уңайдан тикшерү бара.

Гомумән, 3-9 декабрьдә район полиция бүлекчәсенең кизү частенда 16 хәбәр кабул иткәннәр. Әлеге чорда, элек кылынган җинаятьләр уңаеннан, 2 җинаять эше кузгатылган, 12 админитсратив беркетмә төзелгән.

Район юлларында бер юл-транспорт һәлакәте теркәлгән – матди зыян белән, анда имгәнүчеләр юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен санга сукмауның 19 очрагы мәгълүм булган.

Транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән бер машина йөртүче ачыкланган.

Автомашинасын тикшергән вакытта, салонында акциз маркасы һәм этикеткасыз спиртлы эчемлек табылган Түбән Чегодай авылы кешесенә административ җаваплылык җәзасы яный.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның

Чирмешән районы буенча бүлекчәсеннән алынды.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев