Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә исерек хәлдә кабат автомобиль йөртүче 65 яшьлек ир-атны колониягә озатканнар

Район суды исерек килеш кабат автомобиль руле артына утырган Иске Кади кешесен ирегеннән мәхрүм иткән.

-Шундый җинаяте өчен әлеге 65 яшьлек ир-ат элегрәк җинаять җаваплылыгына тартылган иде инде, - ди әлеге эш буенча дәүләт гаепләүчесе, район прокуроры урынбасары Айназ Газизов. -Ул чакта аңа 200 сәгать мәҗбүри эш, 2 елга транспорт средстволарын йөртү хокукыннан мәхрүм итү җәзасы бирелде. Әмма, күргәнебезчә, ул аннан тиешле нәтиҗә ясамаган.

Агымдагы елның сентябрь азагында, төнлә, әлеге машина йөртүче Кузай-Нурлат-Светлогорск автоюлында юл-патруль хезмәте сотрудниклары тарафыннан туктатылган. Тикшерү барышында ул алкогольле эчемлек куллануын таныган.

Һәм менә нәтиҗә: суд гаеплене алты айга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем карары чыгара, ул колониягә озатыла, әле тагын 3 ел срокка автомобиль йөртү хокукын да югалта.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X