Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндәге Күл буе паркы территориясеннән субайлар һәм төзелеш аскуймалары урланган

Район үзәгендәге Күл буе паркы территориясеннән 8 металл субай һәм төзелеш аскуймалары юкка чыккан. Материаль зыян күләме 24 мең сум. Бу эш буенча тикшерү бара.

12сеннән 18 ноябрьгә кадәр район полиция бүлекчәсенең кизү частена 18 хәбәр килгән. Полициянең участок уполномоченныйлары 18 административ беркетмә төзегәннәр.

Материаль зыян белән, 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, берсендә зыян күрүчеләр бар. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 54 очрагы ачыкланган.

Түбән Кармалка кешесе, өеннән “төшемле” бәягә – бер шешәсен 150 сумга самогон саткан өчен, җаваплылыкка тартылачак.

Чирмешән кешесенә карата хулиганлык гамәлләре кылган, Иске Үтәмештә яшәүче берәүгә дә закон каршында җавап тотарга туры киләчәк.

Әлеге мәгълүматлар – Россия ЭЭМның Чирмешән районы бүлекчәсе штабыннан.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев