Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешәндә район башкарма комитеты җитәкчесе билгеләнде

Әлеге вазифага, моңа кадәр дә шушы постны биләгән, Илфат Нәгыймулла улы Шәйдуллин билгеләнде. Район Советы депутатларының алтынчы чакырылыш утырышында күпчелек депутатлар аның өчен тавыш бирделәр.

Район Советының быелгы сентябрь аендагы карары белән, район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына кандидатлар буенча конкурс игълан ителгән иде. Комиссия өч кандидатны сайлап алды. Аларның берсе, утырышта шушы мәсьәләне карар алдыннан гына, кандидатурасыннан үзе баш тартты, икенчесе кирәкле күләмдә тавыш җыя алмады.

Шулай итеп депутатлар кабат Илфат Шәйдуллинга ышаныч белдерделәр. Ул контракт нигезендә эшләячәк.

Утырышта Чирмешән районының контроль-хисап палатасы рәисе итеп Рамил Әхмәдуллин билгеләнү хакында да карар кабул ителде. Рамил Исмәгыйль улы кандидатурасы ТР Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан район территориаль сайлау комиссиясе составына да тәкъдим ителгән.

Әлеге район Советы утырышында 13 мәсьәлә каралды.

Депутатлар “Район Советының 2018 елның 24 апрелендәге “Җирле үзидарәнең  сайланып куела торган органнары әгъзаларының, җирле үзидарәнең сайланып куела торган вазифаи затларының, вәкаләтләрен даими нигездә башкаручы контроль-хисап органнары рәисләренең, муниципаль хезмәткәрләрнең, муниципаль предприятие һәм учреждениеләре хезмәткәрләренең эш хакы күләме нормативлары хакында“гы 149 нчы санлы карарына үзгәрешләр кертү хакында“;

Район Советының 2018 елның 6 мартындагы “Муниципаль хезмәт хакында Положение раслау  хакындагы“ 142 нче санлы карарында үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында“;

Район Советының 2017 елның 13 декабрендәге “ТР Чирмешән мунициапаль районы милке булып - өченче затлардан кала (кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының милки хокукларыннан һәм кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына бирелүгә каралганнарыннан тыш) - расланган муниципаль милек исемлеге хакында“гы 130 санлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында“;

“Аерым эшчәнлек төрләренең алмаш   (вмененный) кеременә кертелгән бердәм  салымны гамәлгә ашыру хакында“гы район Советы карарының үз көчен югалтуы хакында“;

Район Советының 2019 елның 13 декабрендәге “Чирмешән муниципаль районының 2020 елга һәм 2021 һәм 2022 елларга бюджеты хакында“гы 256 нчы санлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында“, “Чирмешән районының территориаль планлау схемасына үзгәрешләр кертүне раслау хакында“ карарлар кабул иттеләр;

“Мәгариф бүлеге“ муниципаль казна учреждениесе хакындагы; район башкарма комитетының “Яшьләр һәм спорт эшләре“ муниципаль учреждениеләре хакындагы Положениега үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү өчен тавыш бирделәр.

Утырышта муниципаль район Советының яшьләр парламенты составы расланды, балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең составына үзгәрешләр кертелде.

Депутатлар, районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәне өчен, Казандагы Чирмешән якташлык җәмгыяте рәисе Раушания Сәүбановага “Чирмешән муниципаль районының почетлы гражданины“ исемен бирү өчен  тавыш бирделәр.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев