Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Альберт Латыйпов Чирмешән районында эшмәкәрлекне үстерү юлларын эзли

Альберт Латыйповны районда күпләр белә. Энергияле, инициативалы эшмәкәр дип кенә түгел, ә район Эшмәкәрләр җәмәгать Советы рәисе һәм ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең  күптән түгел районда билгеләнгән җәмәгать вәкиле буларак та. Бизнес һәм эшмәкәрләрнең хокукларын яклауга кагылышлы эшчәнлеге хакында Альберт Яхья улы белән корреспондентыбыз Евгений Ромин сөйләште.

Соңгы елларда райондашларыбыз телендә “Латыйпов ипие“ сүзтезмәсе еш яңгырый. Ә шулай да бераз ачыклык кертик әле – эшмәкәр буларак сез ни белән шөгыльләнәсез, бизнеста ничә ел инде?

- Мин 19 яшемнән - шәхси эшмәкәр, кем әймешли, мәрхүм әтием Яхья Госман улы юлыннан киттем. Хәзер эшкәртү, сату буенча “Багетный“ авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе. Без ипи эшләнмәләре һәм иттән ярымфабрикатлар җитештерәбез. Яз көне кооперативка ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан юбилей логотибы белән ипи сату хокукы бирүче сертификат тапшырылды.

- Эшмәкәрләрнең хокукларын яклаучы вәкаләтле вәкилнең райондагы җәмәгать вәкиле буларак, нинди бурычлар куясыз?

- Бизнестан кала, районның иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашырга тырышам, эшмәкәрләр белән даими аралашып торам,  проблемаларын яхшы беләм, аларны бергәләшеп хәл итәбез. Иганәчелек, игелеклелек акцияләрендә, конкурсларда катнашабыз. Узган ел, мисал өчен, “Мин мәктәп укучысы һәм яшь эшмәкәр“ дип аталучы конкурс оештырып грантлар тапшырдык. Мөгаен, шуның өчен район башкарма комитеты миңа әлеге вазифаны тәкъдим иткәндер дә.

Вәкаләтле вәкилләр иҗтимагый институты республика районнарында дәүләт хакимияте белән бизнес арасында конструктив диалог булдыру, районда эшмәкәрлеккә комачаулаучы проблемаларны өйрәнү, эшмәкәрләргә ярдәм итү йөзеннән оештырылган. Мин һәм командам шуның белән шөгыльләнәбез. Уйлавымча, яхшы нәтиҗәләр булырга тиеш.

Бездә видеоконференция элемтә режимында укыту, өйрәтү узды – эффектлы эшчәнлеклекнең яңа компетенцияләрен өйрәндек.

Эшмәкәрләрнең нинди проблемалары бар?

- Беренчедән, коронавирус пандемиясе, кайбер төр эшчәнлекләрнең алмаш кеременә бердәм салымны бетерелүгә (ЕНВД) бәйле, республиканың башка эшмәкәрләрнеке кебек, продукциягә сорау, ихтыяҗ кимеде.

Бизнесны башлап җибәрү өчен биналар белән проблемалар булса, аны район хакимияте ярдәмендә хәл иттек. ЕНВДны бетергәннән соң, эшмәкәрләргә салым системасын сайлау буенча да консультация бирәбез.

-Соңгы вакытта республиканың бизнес-омбудсмены эшмәкәрләргә ничек ярдәм итте?

-Пандемия белән бәйле чикләүләр кертелгәннән соң, Татарстан республикасы Президенты каршында Вәкаләтле вәкил тарафыннан “кайнар линия” оештырылуын уңай яктан әйтеп узарга кирәк. Бу хакимият белән бизнесны бәйләүче инструмент булды, чөнки һәр эшмәкәр үзен борчыган сорауларга оператив җавап алды.

-Сезгә эшмәкәрләр нинди гозер-сораулар белән киләләр?

-Бизнесына кагылган теләсә нинди йомыш белән. Бу – күзәтү-контроль органнары белән мөнәсәбәт, бизнеска булышу, аны үстерү мәсьәләләре. Безнең адрес: Чирмешән, Беренче Май урамы, 27, беренче кат. Минем телефон: 8-960-042-71-70. Килегез, шалтыратыгыз – ярдәм итәрбез.

-Һәм соңгы сорау: 2021 елга уй-ниятләрегез?

-Бизнесны алсак, бу - кондитер эшләнмәләре җитештерү цехын эшләтеп җибәрү. Эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча Вәкаләтле вәкиленең вәкиле буларак – районда эшмәкәрлек активлыгы климатын арттыру. Шуңа тырышабыз.

фото: архив 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев