Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Көмешкә саткан чирмешәнлегә 50 мең сум штраф сукканнар

    Район суды законсыз рәвештә алкоголь сатучыга 50 мең сум штраф җәзасы биргән.

    - Моңа кадәр дә көмешкә саткан өчен административ җаваплылыкка тартылган 48 яшьлек Чирмешән кешесенең янә шундый кыек эше ачыкланды, - ди район прокуроры Фаил Хәйруллин. - Ул җинаятьләр кодексы маддәсенә туры килгән җинаять кылуда гаепле дип танылды.

    Реклама

    Суд эскәмиясенә эләгүче, законны  финанс хәленең кыен булуы бәйле бозуын аңлатып, үз гаебен таныды. Шулай итеп якташыбызны көмешкә баетмаган, тик проблемалар гына тудырган.

    фото: архив

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: