Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында ялган йөртү таныклыгыннан файдаланган машина йөртүче тоткарланган

ЮХИДИ инспекторлары төнге сәгатьләрдә Ивашкино авылында ялган йөртү таныклыклы “Фольксваген Поло” автомобиле йөртүчесен тоткарлаганнар. Аңа җинаять җаваплылыгы яный.

19ыннан 25 ноябрьгә кадәр район полиция бүлекчәсенә 26 хәбәр кергән. Полициянең участок уполномоченныйлары тарафыннан 22 административ беркетмә төзелгән.

Район юлларында матди зыян белән ике юл транспорт вакыйгасы теркәлгән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 50 очрагы ачыкланган, транспорт чарасы белән аек булмаган хәлдә идарә иткән ике машина йөртүче тоткарланган.

Ульяновка һәм Кара Чишмә авылларыннан кергән хәбәрләр буенча полиция хезмәткәрләренә өйләрендә тавыш чыгаручыларга карата да чара күрергә туры килгән.

Әлеге мәгълүматлар - Россия ЭЭМның Чирмешән районы полиция бүлекчәсеннән.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев