Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Мошенниклар Чирмешән районы кешесен банкка “эшкә алганнар”

Билгесез адәмнәр, үзләрен банк хезмәткәрләре дип ялганлап, бер райондашыбызның персональ мәгълүматларына ия булалар һәм корбаннарының карточкасыннан 11700 сум акчасын урлыйлар. Сумманың бер өлеше хатын-кызны банкка “эшкә алу” өчен тотылган. Әлеге уңайдан җинаять эше кузгатканнар.

Гомумән, 5-11 ноябрьдә район полиция бүлекчәсенең кизү частенда 24 хәбәр кабул ителгән.

Район юлларында 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән – аларның берсендә имгәнүче бар. Юлда йөрү кагыйдәләрен санга сукмауның 38 очрагы ачыкланган, бер машина йөртүче транспорт белән аек булмаган килеш идарә иткән өчен җавап бирәчәк.

Полициянең участок уполномоченныйлары 16 административ беркетмә төзегәннәр.

Полиция хезмәткәрләре коронавирус авыруын профилактикалау максатында битлек режимын саклау буенча рейдларны дәвам итәләр.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның

Чирмешән районы буенча бүлекчәсе штабыннан алынды.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев