Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Чирмешәнлеләр өчен кызыклы мәгълүматлар 2021 елда сан алудан соң билгеле булачак

2021 елдагы халык санын алу вакытында, элеккеге кебек, исәп алуның төп берәмлеге йорт хуҗалыгы булачак. Бу, гадәттә, бер торак йортта яки аның бер өлешендә яшәүче гаилә.

2010 елдагы Бөтенроссия халык санын алу саннары нәрсәләр күрсәтә?

-10 ел элек безнең районда 6998 шәхси хуҗалык булып, аларда 20361 кеше яшәгән, - ди райондагы статистика бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты Гөлназ Гайсина. –Гаиләләребезнең күбесе (31,9 проценты) ике кешедән торган, 6 һәм аннан да күбрәк кешеле гаиләләр иң азы (8,3 процент).

Балалары булган гаилә парлары 3000 дип теркәлгән (53,2 процент), баласызлар – 1484 (26,3 процент); балалы ялгыз әниләр – 1016 (18 процент), балалы ялгыз әтиләр – 140 (2,5 процент). Әлеге статистиканы 2002 нче елда булган халык санын алу саннары белән чагыштырсаң, районда бер һәм ике кешеле хуҗалыклар арткан, ә зуррак (өч-алты яки күбрәк кешедән торган) хуҗалыклар кимегән.

Ә инде 2010 елдагы халык санын алудан соң хуҗалыклар һәм аларның составы ничек үзгәрүен киләсе 2021 елның 1-30 апрелендә узачак сан алудан соң беләчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев