Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә бер исерек студентлар алдында “чыгыш ясаган“

Аграр техникум бинасына исерек хәлдә килеп, студентлар янында сүгенгән гражданин В.га закон каршында җавап бирергә туры киләчәк.

Гомумән, 29 октябрьдән 4 ноябрьгә кадәр район полиция бүлекчәсенең кизү частенда 22 хәбәр кабул иткәннәр. 2 җинаять эше кузгатылган.

Район юлларында 3 юл-транспорт һәлакәте булган - матди зыян белән, анда имгәнүчеләр юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 51 очрагы ачыкланган, бер машина йөртүче транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.

Полициянең участок уполномоченныйлары 24 административ беркетмә төзегәннәр.

Билгесез кешеләр Сосновка һәм Девичья Поляна авыллары арасында “Нурлатнефть“ идарәсенең 1100 метр озынлыктагы торбаларын сүткәннәр. Әлеге уңайдан тикшерү бара.

Полиция хезмәткәрләре коронавирус инфекциясен кисәтү максатында рейдларны дәвам итәләр.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлекчәсеннән алынды.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев