Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында бер ир-ат балигъ булмаган кызына тупас мөнәсәбәте өчен хөкем ителгән

Чирмешән районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы 44 яшьлек ир-атка карата хөкем карары чыгарган – гаеплегә, кызын тиешенчә тәрбияләмәве һәм аңа тупас мөнәсәбәте өчен, ирегеннән мәхрүм ителү җәзасы билгеләнгән.

-Әлеге җинаять эшен караган вакытта, хөкемгә тартылучы исерек килеш кабат автомобиль белән идарә иткән өчен, иректән мәхрүм кылынып, җәза срогы үтә иде инде, - диде район прокуроры урынбасары Айназ Газизов. -Судта ачыкланганча, исерек хәлдәге әлеге ир-ат өйләрендә 16 яшьлек кызына кул күтәргән, кимсеткән, аны тәрбияләү буенча бурычларын үтәмәгән.

Һәм менә нәтиҗә: барлык кылынган җинаятьләр буенча (исерек килеш кабат автомобиль белән идарә иткәне һәм кызына карата тупас мөнәсәбәте өчен) ир-атка бер ел да алты айга гомуми режимдагы колониядә иректән мәхрүм итү җәзасы билгеләнде. Билгеле, аңа өч ел машина йөртү турында да онытырга туры киләчәк.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев