Евгений Ромин автор яңалыклары
-
Чирмешәнлеләр, социаль ярдәм алуга гаризаларны өйдән җибәрергә мөмкин
Социаль ярдәм чараларын алучыга гариза язу һәм алу өчен, элек социаль ярдәм бүлегенә килергә кирәк иде. Хәзер исә гаризаны электрон ысул белән генә язып, социаль түләүләрне банк картасына күчертеп алырга мөмкин.
-
Чирмешәндәге кибеттән 600 сумлык товар урлап чыкканнар
Чирмешәннән бер хатын-кызга, район үзәгендәге кибеттән 600 сумлык товар урлап чыккан өчен, җавап бирергә туры киләчәк.
-
Чирмешәндә аккумуляторлар угрылары суд каршында җавап бирәчәк
Сентябрь азагында Чирмешәндә КамАЗ автомашинасының 16 мең сумлык ике аккумуляторын урлаганнар. Әлеге уңайдан җинаять эше кузгатылган.
-
Чирмешәнлеләргә грипп авыруына каршы вакцина ясыйлар
Районда грипп авыруын профилактикалау максатында балаларга һәм олыларга вакцинация ясала.
-
Чирмешән кешесенең банк картасыннан 58 мең сум акчасын урлаганнар
Чирмешәндә яшәүче бер хатын-кызның телефон номерына мошенниклар бер сәгать эчендә әллә ничә номердан шалтыратканнар һәм үз дигәннәренә ирешкәннәр: аның кредит картасыннан 58 мең сумнан күбрәк акчасын урлаганнар.
-
Утыз Имәндә берәүләр авылдашларын талаганнар
Район суды Утыз Имән авылының талау җинаяте кылган ике кешесен, 2 ел сынау срогы белән, 4 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте.
-
Чирмешәндә гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр узачак
Россиянең барлык территориясендәге кебек, 2 октябрьдә безнең районда да гражданнар оборонасы буенча штаб өйрәнүләре узачак.
-
Чирмешәнлегә законсыз рәвештә патроннар һәм пистолет саклаган өчен җавап бирергә туры киләчәк
Яшәүче авылы кешесе законсыз рәвештә патроннар һәм кулдан ясалган пистолет саклаган өчен җинаять җаваплылыгана тартыла.
-
Чирмешән юлларында бер атнада 3 юл һәлакәте булган
3-9 сентябрьдә район юлларында өч юл-транспорт һәлакәте булган, бер кеше үлгән, бер кеше имгәнгән, берсендә автомашинага гына зыян килгән.
-
Чирмешән районында яшь сайлаучыларга бүләкләр әзерлиләр
11-13 сентябрьдә районыбыз халкы Татарстан Президентын, Түбән Кама округы буенча РФ Дәүләт Думасы депутатын һәм җирле Совет депутатларын сайлаячак. Тавыш бирүгә әзерлек хакында Чирмешән районының территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин сөйләде:
-
Чирмешән районында угрылар үләт базы калайларына кызыкканнар
Караклар Ивашкино авыл җирлеге территориясендәге үләт базының 10 табак профнастилын урлап киткәннәр. Бу эш буенча тикшерү бара.
-
Мошенниклар Чирмешән районыннан берәүнең банк картасыннан 12 мең сум акчасын урлаганнар
20-26 августта район полиция бүлекчәсенең кизү частенда 33 хәбәр кабул ителгән.
-
Чирмешән районында бер ир-атка ике сазан өчен штраф биргәннәр
47 яшьлек Лашман кешесе законсыз рәвештә балык тоткан өчен хөкем ителгән.
-
Чирмешән районында мәк җыючыны тоткарлаганнар
Узган атнада полиция хезмәткәрләре Иске Котыш авылында мәк җыйган ир-атны тоткарлаганнар. Ул Нурлаттан килгән икән. Хәзер күрше район кешесенең мәкне нинди максаттан җыюын ачыклыйлар.
-
Чирмешән район үзәк больницасы баш табибы кулларны ешрак юарга өнди
Районда COVID-19ның барлыгы 9 очрагы теркәлгән. Соңгы вакытларда әлеге йогышлы чирне эләктерүчеләр юк.