Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

“Чирмешәнагрохезмәтләре” җәмгыяте фермасыннан ике баш терлек югалган

2 нче декабрьгә каршы төндә “Чирмешәнагрохезмәтләре” җәмгыятенең Югары Кармалка авылы янындагы фермасыннан ике баш мөгезле эре терлекне урлаганнар. Бу уңайдан тикшерү бара.

Гомумән, 26 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр район полиция бүлекчәсендә 23 хәбәр кабул иткәннәр. Полициянең участок уполномоченныйлары 17 административ беркетмә төзегән.

Бер атнада юлда йөрү кагыйдәләрен санга сукмауның 54 очрагы ачыкланган. Ике юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән – икесе дә матди зыян белән, аларда имгәнүчеләр юк. Ике машина йөртүчегә транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән өчен закон каршында җавап бирергә туры киләчәк.

Билгесез кешеләр Якты Тау авылы янындагы ферма территориясендә эшләми торган су башнясын сүткәннәр. Бу хәл тикшерелә.

Берәү район үзәк больницасына күп санлы кадалган-киселгән яралар белән мөрәҗәгать иткән. Баксаң, аңа бу яраларны кайчы белән коралланган хатыны ясаган.

Чирмешәндә яшәүче хатын-кызның 18 мең сумлык кесә телефонын урлаганнар. Полиция хезмәткәрләре угрыны эзли.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән район буенча бүлекчәсе штабыннан алынды.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев